Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы әбүнәчеләрен “Татмедиа”ның традицион акциясендә катнашып призлар отарга чакырабыз

Хөрмәтле укучыларыбыз! Газета-журналларга язылу вакыты җитте, һәм без кабат традицион призлар уйнату хакында хәбәр итәбез.

Акциядә катнашып, сез мультиварка, электр иттарткычы, блендер һәм күп бүтән призлар ота алачаксыз. Ә төп приз үзгәрешсез кала, ул – 32 дюйм диагональле телевизор.

Әгәр сез “Татмедиа” АҖ чыгара торган ким дигәндә өч басмага языласыз икән,  рәхәтләнеп акциядә катнаша аласыз. Язылу квитанцияләре күчермәләрен 420066, Казан шәһ., Декабристлар ур.,2 адресына яисә podpiska@tatmedia.ru электрон почтасына җибәрегез. Һичшиксез үзегезнең телефоныгызны күрсәтегез һәм “Акция” дип теркәгез. Акциядә катнаша торган басмалар исемлеге һәм акция шартлары белән tatmedia.ru сайтында танышырга була.

Призлар 2019 елның 16 августында уйнатыла. Татарстанның һәр районында иң актив әбүнәче – “Татмедиа” басмаларына иң зур суммага язылучы – призлар уйнату нәтиҗәләренең нинди булуына карамастан, кызыксындыру бүләге алачак.

Газета-журналлар укырга яратучы актив әбүнәчеләребез әлеге акциядә даими катнашып килә. Һәм һәр юлы кем дә булса приз да ота. Әйтик, соңгы елларда Базарлы Матакта яшәүче Шәүкәт Фәтхетдинов, Сирень Низамиева, Каргадан Гөлсинә Галиуллина фотоаппарат, йон юрган һәм башка бүләкләргә ия булдылар. Быел исә Базарлы Матактан Илдар Шәрапов һәм Алпардан Гөлфия Зәйнуллина “Татмедиа” призларын алды. Ә августта булачак призлар уйнатуда бәлки бәхет нәкъ менә сезгә елмаер. Әйдәгез, “Татмедиа” басмаларына активрак язылыйк һәм акциядә катнашыйк!

             Реклама,   16+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев