Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Борискино җирлегендә печән хәзерләү бүген иң әһәмиятле бурыч

Борискино авыл җирлегендә терлекләр өчен печән хәзерләү бүген иң мөһим бурыч санала.

Шулай булмый мөмкин дә түгел, биредә шәхси хуҗалыкларда 433 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларның 239ы – савым сыерлары. Моннан  тыш, авыл халкы 318 кәҗә һәм сарык, 13 баш ат асрый. Кыш килер дә җитәр, малларга җитәрлек күләмдә азык хәзерләп калырга кирәк.

Күп еллардан бирле, әле “Мир” совхозы вакытыннан ук, җирлектә печәнлекләрне халыкка бүлеп бирү тәртибе саклана. Соңгы елларда печән биләмәләре сизелерлек кимегән, ә җирлектә мал-туар саны арта бара. Бу аңлашыла да. Авылда хәзер халык акча эшләргә өйрәнде. Ә җирле җитештерүчеләрнең сыйфатлы продукциясен – итне, сөтне сатып алырга теләүчеләр күп.

Һәр җәйдә Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина, комиссия төзеп (аның составында җирле депутатлар да бар), печән биләмәләрен бүлүне оештыра. Печәнлекләрне 50 пайга бүләләр. Терлек тотучылар үләнне кул белән чапкан чаклар инде артта калды. Аларга хәзер заманча техника ярдәмгә килде. Триммерлардан тыш, күп хуҗалыклар тракторлар да сатып алган.  Бер Борискино авылында гына да 15 чапкыч, 10 печән әйләндергеч, әле тагын печән җыю һәм пресслау җайланмалары бар.

Җирлек җитәкчелеге күп балалы гаиләләргә, ялгыз пенсионерларга терлек азыгын өйләренә бушлай китерүне оештырган. Тракторчы Михаил Сычев Иске Әнҗерәдә яшәүче күп балалы Газизовлар гаиләсенә, пенсионерлар Фәния Мөбәрәкшинага, Алексей Овчинниковка печән кайтарырга да өлгергән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев