Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы, бөртеклеләрнең 24 процентын җыеп алып, уракта республикада беренчелекне тота

Районда бөртеклеләр мәйданнары 33 мең 600 гектар тәшкил итсә, шуның 24 процентка якын өлешендә урып-җыю эшләре башкарылган. Бу республикада иң югары күрсәткеч.

Бездән соң – Нурлат, анда игеннәрнең  22 проценты җыеп алынган. Ә Зәйдә уракның 19 проценты  башкарылган.

Районда быел бөртек суктыру комбайннарын да сыйфатлырак әзерләделәр. Бу турыда республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хөкүмәт йортында узган соңгы видеокиңәшмәдә дә әйтеп узды. “Кызыл Шәрык” агрохолдингының  Әлки, Яшел Үзән, Югары Ослан районнарында комбайннар узган сезонга караганда яхшырак көйләнгән”,–диде анда министр.

Сүз дә юк, үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу комбайнчыларның осталыгына һәм хезмәткә мөнәсәбәтенә дә бәйле. Аларның эшенә карата тиешле кызыксындыру чаралары кулланылганда хезмәтнең нәтиҗәсе дә әйбәтрәк була, урып-җыю темпы да арта.

Шуңа  быел да комбайнчылар арасында Татарстан Президенты призларына республика конкурсы игълан ителде. Узган ел районда 13 комбайнчыбыз әлеге бәйгедә җиңеп, зур күләмдә акчалата бүләкләргә ия булганнар иде. Шулай ук район хакимияте дә кырда хезмәт куючы алдынгы комбайнчыларны һәр атнада бүләкләп барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев