Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы бюджеты проекты буенча халык тыңлаулары үткәрелде

29 ноябрьдә район мәдәният йортында 2022 елга һәм 2023, 2024 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты буенча халык тыңлаулары үткәрелде. 

 
Аларны район башлыгы, район советы рәис Александр Никошин алып барды. Район Уставы нигезендә тыңлауларда районда яшәүче һәркем катнаша ала. Бюджет проектына анализ белән финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, киләсе елга район бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 832 миллион 692 мең сум күләмендә планлаштырыла. Бюджет дефицитсыз. Илгиз Габидуллин бюджет һәр сумны рациональ, сакчыл куллануны таләп итә, диде.
2022 елда яңалыклар да бар: 600 мең сумнан артык акчаны коткару посты булдыруга тотачаклар. Әлеге акчалар җиһазлар сатып алуга, коткаручылар хезмәте өчен түләүгә юнәлтелә. 
Бюджет проектын беренче тапкыр карап тикшерү барышында Базарлы Матак мәктәбе директоры Луиза Абдрахмановадан мәктәпләрне саклауны финанслауга кагылышлы мөрәҗәгать кергән иде. Кызганычка каршы, Казанның 175 нче мәктәбендә 11 майда булган вакыйгалар хәзерге заманда мәгариф учреждениеләренең ышынычлы сак булдыруга мохтаҗлыгын күрсәтте. Моны тиешле дәрәҗәдә бары махсус оешмалар гына гамәлгә ашыра ала. 
–2022 елда шәхси сакчы предприятиеләрне финанслау республика бюджетына кертелде. Шулай итеп, ата-аналар балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә булган балалары өчен тыныч тора алачак,–диде Илгиз Габидуллин.
Тыңлаулар барышында язмача һәм телдән сораулар, мөрәҗәгатьләр кермәде. Хәзер инде бюджет проектын бюджет, салымнар һәм финанслар буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында караячаклар. Комиссия белән Чиябаш җирлегеннән депутат Илфат Сәмигуллин җитәкчелек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев