Әлки районы: Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Ринат Гарифуллин: “Күп кенә өлкәннәр, туган нигезләрен ташлап китә алмыйча, радиация белoн зарарланган җирдә яшәп калганнар иде”
26 апрель кешелек тарихына фаҗигале дата булып кереп калды. 33 ел элек бу көнне Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче энергоблогында шартлау була һәм янгын чыга. Реактор тулысынча җимерелә, әйләнә-тирәгә бик күп радиоактив матдәләр тарала. Әлеге авария аның нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зарар күргән кешеләр саны буенча да, икътисадый зыян буенча да атом энергетикасы тарихында иң зур техноген катастрофа булып санала.
26 апрель кешелек тарихына фаҗигале дата булып кереп калды. 33 ел элек бу көнне Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче энергоблогында шартлау була һәм янгын чыга. Реактор тулысынча җимерелә, әйләнә-тирәгә бик күп радиоактив матдәләр тарала. Әлеге авария аның нәтиҗәсендә һәлак булган һәм зарар күргән кешеләр саны буенча да, икътисадый зыян буенча да атом энергетикасы тарихында иң зур техноген катастрофа булып санала.
Авария нәтиҗәләрен бетерүдә бөтен СССРдан 600 меңнән артык кеше катнаша. Алар арасында безнең район кешеләре дә бар.
Люция Низамиева.
Кешелекне коткару хакына үз гомерләрен аямыйлар
Җимерелгән энергоблокта интенсив янгын 10 тәүлек дәвам итә. Бу вакытта радиоактив материаллар 200 мең квадрат километрга – Украина, Белоруссия, Россия өлкәләренә тарала. Ленинград өлкәсендә, Мордовиядә һәм Чуашиядә радиоактив явым-төшемнәр күзәтелә. Берникадәр вакыттан СССРның Арктика өлешендә, Норвегиядә, Финляндиядә һәм Швециядә радиоактив матдәләр белән пычрану очраклары була.
Авариянең икенче көнендә Припять шәһәре тулысынча (47,5 мең кеше) эвакуацияләнә. Ә гомумән станция тирәсендәге 30 километрлы ябык зонада 188 торак пункттан 116 меңгә якын кеше башка төбәкләргә күчерелә.
Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерү, кешелеккә янаган глобаль куркынычны чигендерү өчен совет кешеләре үз-үзләрен аямыйча хезмәт итәләр. Аларның бу геройлыгын күпләр Александр Матросовның үз гәүдәсе белән дошман амбразурасын каплау батырлыгына тиңлиләр. Билгеле, радиацияле территориядә эшләү эзсез калмый. Белгечләр әйтүенчә, 1986-1990 елларда авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 530 меңнән артык кеше югары дозада радиация ала. Бик күпләр саулыгын югалта, нурланыш аркасында вакытсыз гомерләре өзелгәннәр дә байтак.
“Балыклар да, җиләкләр дә агулы”
Районда бүген радиацияле техноген катастрофаларда зыян күргән, аларның нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 13 кеше яши. Аларның тугызы – “чернобыльчеләр”, берсе – “Маяк” берләшмәсендә булган авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы. Калганнары – Семипалатинск полигонында атом-төш коралын сынау вакытында зыян күрүчеләр.
Базарлы Матак авылында яшәүче Ринат Гарифуллин – Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан райондашларыбызның берсе. Ул тумышы белән Татар Төгәлбәе авылыннан. Егет чагында туганнары янына Каменск-Уральский шәһәренә китеп, картон фабрикасына эшкә урнашкан.
Яңа Салман авылы кызы Румия белән гаилә корып, әлеге калада төпләнеп яши башлаганнар. Бер-бер артлы ике уллары дөньяга килгән.
1990 ел башында Ринатны хәрби комиссариатка чакырып алалар һәм Чернобыльгә командировкага җибәреләчәген хәбәр итәләр.
–Без шәһәрдән 100 кеше киттек. Башка өлкәләрдән 600 ләп кеше җыелып, поезд белән Украинага килеп төштек. ЧАЭСта авария нәтиҗәләрен бетерүдә Татарстаннан килгән төркемне алыштырдык,–ди Ринат.
Алар станция тирәсендәге 30 километрлы ябык зонада төзелеш, ремонт эшләрендә катнашалар, хуҗалык эшләре башкаралар.
–Анда без врачлар кебек киенеп йөрдек – ак комбинезон, битлек. Смена тәмамлангач, һәркайсыбызны дозиметр белән җентекләп тикшерәләр, зонадагы киемнәрне барысын да салып калдырып (алар юк ителә), кайтканда үз киемнәребезне кия идек. 20-25 әр кеше палаткаларда яшәдек. Хәзер дә исем китеп уйлап йөрим – туганнарча бердәмлек иде арабызда. Татарлар, руслар, украиннар – шулкадәр дус, бер-беребезне кайгыртып яшәдек. Мөгаен, ил өстенә килгән бәла берләштергәндер кешеләрне,–дип искә ала ул көннәрне әңгәмәдәшем.
“Иреккә чыккан” радиациянең үзәк өзгеч нәтиҗәләрен күреп шаккаталар алар.
–Станциядән ерак түгел нарат урманындагы биек-биек агачлар күгәрек-җирән төскә кергән. Реактор шартлагач, җил белән радиоактив төтен шул урман тарафына очкан, һәм берничә сәгать эчендә наратлар радиациядән “янган”. Әлеге наратлыкны шуннан “Җирән урман” (Рыжий лес) дип атый башлаганнар, –дип сөйли Ринат. –Яфраклы агачлар урманы алай “янмаса” да, анда керү тыела иде. Чөнки җиләкләр, гөмбәләр, җәнлекләр – барысы да радиация белән зарарланган, аларны куллануның кеше өчен бик тә куркыныч булуын аңлаттылар. Буа-күлләрдәге балыкларны да тоткач кире суга җибәрәләр иде. Эре-эре бу балыклар да зарарлы, хәтта төсләре үзгәргән...
Ябык зонадагы барлык торак пунктлардан халык эвакуацияләнсә дә, өлкән яшьтәге кайберәүләр туган нигезләрендә яшәп калганнар. Ринат сөйләвенчә, җиргә калын итеп ком җәеп, бәрәңгене, яшелчәләрне шунда үстергәннәр. “Йодрык-йодрык бәрәңгеләр казып алалар иде”,–ди ул. Кешеләр бар мөлкәтләрен калдырып китәргә мәҗбүр булган шәһәр-авыллардагы мародерлык күренешләренә дә тап булырга туры килгән аларга.
Ринат Гарифуллин Чернобыль авариясе зонасында өч айга якын эшләгән. Документларында күрсәтелгәнчә, анда ул 4,660 бэр. нурланыш алган.
“Хәрби бурычын намус белән үтәве, Чернобыль АЭС авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә искиткеч хезмәт сөючәнлеге, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен” Ринат медальләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
1994 елда алар районга әйләнеп кайталар. Анино Салман авылында урнашып, икесе дә терлекчелектә эшлиләр. Әмма Ринатның сәламәтлеге какшап китә. Гангрена башланып, аның уң аягын ампутациялиләр. “Чернобыльдән киткәндә бер табиб миңа, радиация нәтиҗәләре вакыт үткәч тә үзен сиздерәчәк әле, дигән иде. Аягымдагы авыруны шуның белән бәйле дип уйлыйм”,–ди ул үзе.
Ринат белән Румия иң авыры – бала хәсрәте дә кичерәләр. Аларның ике уллары да япь-яшь килеш үлеп китә. Ике ел элек Гарифуллиннар Базарлы Матакка күчеп киләләр, дәүләт ярдәме белән өй сатып алалар. Күңел төшенкелегенә бирелмичә, бер-берсе турында кайгыртып, тормышка шатланып яшиләр алар. Бөтен җирләрендә тәртип, чисталык. Протез белән йөрсә дә, Ринат тик утырырга яратмый, йорттагы барлык эшләрне дә башкара икән. Бакча да казый, кар да көри, бәрәңгесен дә утырта. Гади, ихлас, кече күңелле, зарлануны белмәс бу кешеләр белән аралашуы да рәхәт.
Ә Чернобыль катастрофасы белән көрәшкән, безнең иминлегебез өчен саулыкларын сарыф иткән кешеләр турында без истә тотарга, кайгыртырга бурычлыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев