Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Чистай шәһәреннән белгеч-психологлар тәрбиягә бала алган галимнәр белән очрашты

Чистай шәһәрендә тәрбиягә бала алган гаиләләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү хезмәте эшли. Аның белгечләре Кама аръягында алты районга куратор булып торалар.

Шул хезмәттән психологлар Алла Лихолет һәм Гүзәл Әһлиуллина Әлки районына килеп тәрбиягә бала алган берничә гаилә белән очраштылар һәм тренинг үткәрделәр.

Район психолог-педагог хезмәте урнашкан бинада узды бу очрашу. Берничә әни һәм аларның тәрбиягә алынган ул-кызлары, психологлар зур түгәрәк хасил итеп уңайлап урнаштылар һәм берничә уен уйнадылар. Яшел җеп йомгагын сүтеп теләк теләү, бер-береңә иң кирәкле бүләк “тапшыру”, беренче генә күргән кешенең сыйфатларын атау, эчке кичерешләр, хисләр турында сөйләшеп алу сиздерми генә аларда катнашучыларны бер-берсенә якынайтты, эчке дөньяларын әйбәтрәк аңларга ярдңм итте. Ә ата-ана һәм бала (бигрәк тә үсмер яшьтәге) арасында килеп туа торган хәлләрне  уртага салып, алар турында фикер алышкач, олылар да, балалар да теге я бу катлаулы очракларда бер-береңне ничек аңларга икәнлегенә төшенделәр. Соңыннан тренингта катнашкан балалар да, ата-аналар да аның үзләре өчен файдалы булуын әйтеп үттеләр.

–Без менә шундый очрашуларны еш оештырабыз. Аларның уңай нәтиҗә бирүен күрү рәхәт. Кемнең эчке кичерешләре гаять катлаулы, кайчак ул, бигрәк тә үсмер яшьтә, кайбер хәлләр алдында аптырап кала, нишләргә, үзен ничек тотарга, каршылыкны ничек җиңәргә белми. Безнең тренинглар исә һәркемгә үзенә читтән карау, теге я бу очракта үзара аралашуның яңа вариантларын табу мөмкинлеге бирә. Иң мөһиме – бала үз эченә бикләнмәсен, үзен тәрбиягә алган олыларда дошман күрмәсен,–ди Алла Лихолет.

Тренинг район  психолог-педагог хезмәте җитәкчесе Лилия Хәбибуллина һәм  белгече Светлана Углева инициативасы белән үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев