Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Чиябаш авылындагы “Әниләр” чишмәсен Миншакир Хәмитов карап тора

Чиябаш авылында яшәүче Миншакир Хәмитов “Әниләр” чишмәсен карап торуны үз өстенә алган.

Әлеге чишмәдән халык элек-электән су ала торган булган. Өйләргә су кергәч аның турында онытканнар, чыганак кибә башлаган. Авылның бер уңганы Миншакир Хәмитов чишмәгә яңа тормыш бирү нияте белән эшкә тотынган. Ул аны чистарткан, төзекләндергән, тирәсен киртәләп алган, агачлар утырткан. Авылдашлары Марсель Хисмәтов һәм Фәргать Насыйров та аңа ярдәмгә килгән.

Хәзер чиябашлыларга гына түгел, якындагы авылларда яшәүчеләргә дә  сихәтле чишмә суын каян алырга дип аптырыйсы юк – төзекләндерелгән чыганак авылга керү юлында гына. Миншакир ага, яше олыгая барса да, инеш тирәсен ямьлерәк итү өчен тырыша. Коймасын буяп тора, торбаларын чистарта. Хәзер анда инде беседка да бар. Арыган юлчылар шундагы эскәмиягә утырып ял итә ала. Бирегә килеп догалар да укыйлар. Бу матур урынны авыл яшьләре дә бик ошата. 100 ел электәге кебек үк, егетләр сөйгәннәрен монда беренче очрашуга чакыралар, бергә булырга тәкъдим ясыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев