Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Чуаш Борнае мәктәбе коллективын Белем көне белән котларга күп кунаклар килде

1 сентябрьдә барлык мәктәпләрдә Белем көненә багышланган тантаналар узды. Бу уку елында районның 20 мәктәбендә 1953 бала белем алачак.

Быел Белем көне бераз үзгә форматта үтте. Тантаналы линейкаларда әти-әниләр катнаштырылмады. Бу йогышлы чир таралудан саклануны күздә тотып Роспотребнадзор куйган таләп иде. Ә калганы барысы да элеккечә – тантаналы, бәйрәмчә булды.

Чуаш Борнае мәктәбе укучыларын һәм укытучыларын  Белем көне белән котларга район башлыгы Александр Никошин, Табигать байлыкларыннан файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара Идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Гайнетдинова да килделәр.

Бу мәктәптә 68 бала парта арасына утыра. Беренче сыйныфка ике бала керә.

–Узган уку елы укучылар һәм укытучылар өчен дә, ата-аналар өчен дә зур сынаулар алып килде. Коронавирус пандемиясе белән бәйле әлеге катлаулы вәзгыятьне мәктәп коллективлары лаеклы үттеләр. Инде башка андый авырлыклар безгә кагылмасын дип тырышыйк. Һәркайсыгызга сәламәтлек, укуда һәм педагоглык эшчәнлегендә уңышлар телим. Бу уку елында туган телләр – татар, чуаш телләрен өйрәнүгә күбрәк әһәмият бирелүен сорар идем,–диде тантанада чыгыш ясаган Александр Никошин.

Лилия Гайнетдинова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Белем көне уңаеннан котлавын җиткерде. Яңа уку елы башлану белән мәктәп коллективын район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов, “Хузангай” җәмгыяте рәисе Владимир Мукусев, Чуаш Борнае җирлеге башлыгы Илсур Зарипов тәбрикләделәр.

Менә дулкынландыргыч минутлар җитте – беренче кыңгырау чыңлады. Хуш киләсең, яңа уку елы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев