Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Чуаш Кичүе җирлегендә – яңа башлык

Кичә, 21 сентябрьдә, дүртенче чакырылыш Чуаш Кичүе авыл җирлеге советының беренче утырышы булды.

Утырыш эшендә район башлыгы Александр Никошин катнашты.

Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы итеп депутатлар бертавыштан Рафаэль Зәйдулинны сайладылар. Рафаэль Нурәхмәт улы моңа кадәр Карга, Чуаш Кичүе, Хузангай сөтчелек комплексларында җитәкче булып эшләгән иде.

Әлегә кадәр Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы булган Ирина Мамбетовага биш ел дәвамында нәтиҗәле эшләгәне өчен рәхмәт белдерелде. Ул янә үз профессиясе буенча – урманчылык тармагында хезмәтен дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев