Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы данлы кызы, Татарстанның халык артискасы Исламия Мәхмүтованың вафаты сәбәпле кайгы кичерә

Казаннан кайгылы хәбәр килде – 3 декабрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Исламия Мәхмүтова вафат булган. Аңа 76 яшь иде.

Исламия Һидиятулла кызы безнең якташыбыз, ул 1943 елның 1 декабрендә Югары Әлки авылында туып шунда үсә, Түбән Әлки мәктәбендә укып белем ала. Кечкенәдән җырга-биюгә, сәхнәгә тартылган кыз 1963 елда Казанга китеп, махсус белеме булмаса да, ул вакыттагы республика күчмә театрында эшли башлый.

Исламия Мәхмүтовага табигать талантны кызганмаган: ул сәхнәдә бик күп халыкчан образлар тудырып, татар хатын-кызына хас күркәм сыйфатларны җанландыра, рольләрне гаять оста итеп башкара иде. Бик тиз арада яшь артистка тамашачыларның мәхәббәтен яулап алды, сәхнәдә һәрберсе үзенең кабатланмас ягы белән истә кала торган образлар иҗат итте: “Шәмсекамәр” спектаклендә Шәмсекамәр, “Кыр казлары артыннан”да Ясминә, “Әниемнең ак күлмәге” спектаклендә Ана, “Ташкыннар”да Зәмзәмбану, “Ефәк баулы былбыл кош”та Рәшидә. Исламия Мәхмүтованың таланты шулкадәр колачлы иде ки, аңа дөнья классикасындагы образлар да “буйсынды”. Ул “Ике хуҗаның хезмәтчесе” әсәрендә Беатриче, “Кураж ана һәм аның балалары”нда Кураж ана рольләрен тамашачы беркайчан да онытмаслык итеп уйнады. Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән Исламия Мәхмүтова РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы дигән дәрәҗәле исемнәргә лаек булды.

Ә без, әлкилеләр өчен ул беренче чиратта туган ягын, авылын өзелеп яраткан, сагынып яшәгән һәм еш кайтып йөргән Исламия апабыз булды. Үз авылына артистлар алып килеп кино да төшертте ул, концертлар да оештырды. Соңгы елларда үткәрелгән Югары Әлки авылы көннәре Исламия ханым катнашы һәм ярдәме белән гаҗәеп матур, эчтәлекле, күңелле уза иде. Авылдашларын сагынып кайткан халык артисткасының мәйданга чыгып очып-сөенеп биеп йөргәнен әлкилеләр һич онытмас.

Якташыбыз, Әлки районының данлы кызы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтованың вафатын олы кайгы, зур югалту буларак кабул итәбез. Мәрхүмәнең якыннарының, дусларының хәсрәтен уртаклашып, аларга түземлек, сабырлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев