Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы делегациясе Чирмешәндә семинар-киңәшмәдә катнашты

Узган атнада Чирмешән районында җирле үзидарәгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча семинар-киңәшмә үткәрелде, анда җирлек башлыклары катнашты. 

Семинарга Кама аръягының 10 районыннан җирлекләр җитәкчеләре, шул исәптән безнең районнан Александр Никошин җитәкләгән делегация катнашты. Семинарның төп кунагы – республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин булды. Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, семинарны ачып, советның 16 нчы съездында куелган бурычларның үтәлеше турында сөйләде. Аерым алганда, ул авылларны су белән тәэмин итү, җирлекләрнең генераль планнарын эшләп бетерү, гидротехник корылмаларны асрау, муниципаль милек объектларын республика мәгълүмат базасына кертү, гражданнарның үзара йөкләнгән түләүләре һәм башка мәсьәләләргә кагылып үтте.
–Семинарда күп кенә министрлык һәм ведостволар вәкилләре катнашты. Алар урыннардагы җитәкчеләрне борчыган сорауларга җавап бирделәр. Актив эшлеклелекне күтәрү чараларына, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә булышуга күп игътибар бирелде, - дип сөйләде район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов.
Карга җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев әйтүенчә, делегацияләр Туймәт авылының бер хуҗалыгындагы кече ферманы караганнар, семинарның рәсми өлеше башланыр алдыннан оештырылган “түгәрәк өстәл” эшчәнлегендә катнашканнар.
–Үз тәҗрибәбез дә бай булуга карамастан, мондый очрашуларда бик күп яңа мәгълүмат, энергия аласың, күрше районнарның ничек яшәүләрен, нәрсә турында борчылуларын беләсең,–диде Рамил Вакыйф улы.
Семинарда шулай ук иң яхшы җирлек җитәкчеләрен билгеләп үткәннәр. Безнең районнан Иске Салман җирлеге башлыгы Айдар Хәлиуллин Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы дипломы белән бүләкләнгән. Моңа ул хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү юнәлешендә иң яхшы эшләүче җитәкче буларак лаек булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев