Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: депутатлар халык фикере ягында

14 июльдә Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә Сихтермә-Хузангай авылы исемен үзгәртү мәсьәләсе каралды. Фикерләр төрле иде. Шулай да депутатларның күпчелеге авыл исемнәрен алмаштырганда, иң элек халык фикеренә таянырга кирәклеген ассызыклады. Бу мәсьәлә тавышка куелганчы, Дәүләт Советы сессиясендә район башлыгы Александр Никошинга сүз бирелде. Аның чыгышы белән түбәндә сезне дә таныштырып китәбез.  “Әлки муниципаль районының Иске Кората авыл җирлеге Советы Сихтермә-Хузангай авылын Сихтермәгә алмаштыру тәкъдиме белән чыкты. Шул мәсьәлә буенча 2021 елның 24 ноябрендә әлеге авыл кешеләре белән җыелыш үткәрелде. Җыелышта катнашу хокукы булган 196 кешенең 101е килгән иде, бу 51,5 процент  дигән сүз. Нәтиҗәләргә караганда, бар кеше дә авыл исемен алмаштыруны яклап тавыш биргән. 2021 елның 13 декабрендә Иске Кората авыл җирлеге утырышы булды, анда да җирле үзидарә депутатлары (7 депутатның 6сы килгән иде) авыл исемен алмаштыру тәкъдимен хуплап чыкты. 

Әлки муниципаль районы Советының 2022 елның 11 февралендә үткән чираттагы утырышында Иске Кората авыл җирлеге Советының Сихтермә-Хузангай авылын Сихтермә авылына алмаштыру тәкъдиме каралды, депутатлар моны шулай ук яклап чыкты (42 депутатның 28е килгән иде).
Әлки муниципаль районы Советының Татарстан республикасы фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Хәлимулла улы Сәлахов һәм Татарстан республикасы премьер-министры Алексей Валерьевич Песошинга карата эшләр башкарылганнан соң, тиешле документлар белән бергә хатлар юлланды. Безнең мөрәҗәгатькә уңай җаваплар алынды. 
2022 елның 24 июнендә ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Галимҗан улы Хәбибуллин җитәкчелегендәге эшче төркем катнашында ачык тыңлаулар үтте. Ачык тыңлауларда Сихтермә-Хузангайдан 109 кеше катнашты, шуларның 106сы авыл исемен алмаштыруны хуплады. 
Сихтермә-Хузангай тарихына күз салсак, авылга XVIII гасырның беренче яртысында нигез салынуын әйтеп китәсе килә.  Анда якын-тирәдәге Иске Иштыбай (хәзер Еряпкино), Чуаш Борнае һәм Иске Кората авылларыннан чуашлар күченгән. Авылда нигездә чуашлар яшәгән һәм җир эшкәртү, терлек асрау белән шөгыльләнгән. 
Шуны да әйтеп китәсе килә: авыл исеме берничә тапкыр үзгәртелгән. Бүгенге көндәге мәгълүматларга караганда, авыл Урта Иштыбай, Сихтермә, Иштыбай-Сихтермә, Иске Сихтермә (1981 елга кадәр), Хузангай дип аталган. 2005 елның 30 июлендә танылган якташыбыз, чуаш халык шагыйре Петр Хузангай хөрмәтенә Сихтермә-Хузангай дип үзгәртелгән. Сихтермә-Хузангай – әлеге бөек шәхеснең туган авылы, Әлки районы чуашларының тарихи һәм рухи үзәге.   
Авыл исеме чуашларның “сиктерме” сүзеннән килеп чыккан. Ул шомырт ботакларыннан үрелгән бишекне аңлата. Ул авылның ике елга – Инча һәм Ата елгалары кушылган урынга урнашуы, ә аларның яр буйларында шомырт агачлары үсү белән бәйледер. 
Петр Хузангай исемен мәңгеләштерү максатыннан, район советы утырышында Сихтермә-Хузангай авылының бер урамын аның исеме белән атарга тәкъдим ителде. Хәзер әлеге мәсьәлә өстендә эш бара. Бүгенге көндә  “Хузангай” җәмгыяте исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе бар һәм 2002 елның 5 февраленнән Петр Петрович Хузангай исемендәге музей эшләп килә”.
   Чыгышы ахырында районыбыз башлыгы Александр Никошин, депутатларга мөрәҗәгать итеп,  авыл кешеләренең теләген –  элеккеге авыл атамасын кире кайтаруга кызыксынулары булуын исәпкә алырга һәм Дәүләт Советы карарының әзер проектын хупларга чакырды. Нәтиҗәдә, депутатларның күпчелеге (71 депутатның 4 се генә каршы, 1 се тоткарланган) авыл исемен “Сихтермә” дип атау фикере белән килешеп тавыш бирде.  
Хәзер авыл исемен алмаштыру буенча документлар Росреестр тикшерүенә юллана. Ахыргы карарны Россия Федерациясе хөкүмәте кабул итәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев