Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: диңгезче Рәсим Хәйбуллинның әти-әнисенә аның командирлары хат язганнар

Югары Әлки егете Рәсим Хәйбуллин тугызынчы сыйныфна тәмамлауга һөнәр үзләштерү максаты белән Казанга китеп техникумга укырга керә. Әле үсмер генә булса да, тырыша ул, булачак һөнәренең нечкәлекләрен яхшылап өйрәнә һәм электрик белгечлеге буенча кызыл диплом белән уку йортын тәмамлый. Һәм шунда ук армиягә китәргә карар кыла.

Бүген якташыбыз Севастополь шәһәрендә хезмәт итә. Дөресрәге, шушы шәһәрдә дислокацияләнгән корабта десантчы диэгезче ул. Үзенә хас тырышлык, үҗәтлек белән йөкләнгән вазыйфаларны үтәп, иптәшләре һәм командирларының ихтирамын яулый.

Рәсимгә өлкән матрос дигән звание бирелә, әти-әнисенә рәхмәт хаты килә. “Хөрмәтле Гөлнур һәм Фаил! Улыгыз Рәсим хезмәт итү дәверендә үзен бары яхшы яктан гына күрсәтте. Ул дисциплиналы, кушканны үтәүчән хәрби хезмәткәр. Куелган биремнәрне үтәгәндә тырышлык, акыллы инициатива күрсәтә, үз вазыйфаларын намус белән үти. Хәрби часть  командованиесе сезгә улыгызны лаеклы Ватан сакчысы итеп тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерә”,–диелгән 2 нче ранг капитаны Саватеев кул куйган әлеге хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев