Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Фоат Вәлиев мөселманнар өчен ифтар мәҗлесе үткәрде

Соңгы елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты якташыбыз Фоат Вәлиев тә район авылларында ифтар ашлары үткәрә.

Быелгы Ураза аенда ул районның дүрт төбәгендә, тирә-юнь авыллар мөселманнарын чакырып, авыз ачу мәҗлесләре оештыра.  Хәйрия ашының беренчесе узган шимбәдә Түбән Әлки авылында, ә якшәмбе көнне район үзәгендә “Актай” кафесында үтте. Кафеда 80 кешегә мул табыннар әзерләнгән иде.

Мәҗлескә Базарлы Матактан һәм якындагы биш авылдан килгән кунакларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул Фоат Вәлиевкә район тормышында актив катнашып, һәртөрле ярдәм күрсәтүе өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

Фоат Вәлиев исә, табындагыларга мөрәҗәгать итеп:

–Мөселман дөньясында изге Рамазан ае бара. Бу көннәрдә без мәрхәмәтлерәк булырга, күркәм гамәлләр, яхшы уй-теләкләр белән яшәргә тырышабыз. Беләм, авылларда тормыш беркайчан җиңелләрдән булмаган. Зарлана калсаң, хәзер дә сәбәп җитәрлек. Әмма алга китеш, уңай күренешләр дә байтак бит. Районның иң зур бәласе юлсызлык иде. Инде барлык авылларга да яхшы юллар салынды. Мөселманнарча шөкер итеп, сабыр булып яшик. Бүгенге ифтар ашына килүегез өчен рәхмәт. Мондый мәҗлесләрне без Спас, Алексеевск районнарында да үткәрәбез. Илебез имин булсын, барыгыз да сау-сәламәт яшәгез!–дип теләкләрен җиткерде.

Ифтарда район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин, “Мидхәт” мәчете имам-хатыйбы Солтан Пурәев, Базарлы Матак мәчетләре картлары исеменнән Каюм Фәсахов теләкләрен ирештерделәр.

Аннан район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев вәгазь сөйләде, Коръән аятьләре укыды. Табындагы сый-хөрмәт белән авыз ачтылар.

Фоат Вәлиев исеменнән мондый ифтар ашлары 24 майда Чиябашта, 28 майда Иске Камкада үткәреләчәк. 1 июньдә исә Урта Әлкидә якташыбыз Нәзгать Мәгърифәтуллин  авыз ачу мәҗлесе үткәрергә җыена.

Үткән атнада Каргада, Иске Салманда, Ташбилгедә һәм тагын берничә авылда ифтар ашлары узды инде. Аларның һәркайсы  ил-көнебез имин булсын, туган төбәгебездә тынычлык, теләктәшлек хөкем сөрсен дигән бердәм теләк белән үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев