Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: дәүләт телләре турындагы закон таләпләре тиешенчә үтәләме?

Оешма-предприятиеләр, офислар, кибетләрнең исемнәре һәм башка элмә такталар ике дәүләт телендә – русча һәм татарча булырга тиеш.

  Бу “Татарстан Республикасында дәүләт телләре турында Закон” таләбе. Бездә ул ничек үтәлә соң? Моңа күпмедер  ачыклык кертү өчен Базарлы Матак урамнарын урап кайттык.

 

 

Район үзәгендә дәүләт бюджет оешмаларының исемнәре, аларның эш вакыты нигездә татарча да, русча да язылган. Урам исемнәре күрсәтелгән элмә такталар да икетеллелекне күздә тотып эшләнгән. Закон таләбенең үтәлүе, ике дәүләт теленә дә хөрмәт күрсәтелү сөендерә, билгеле.

Аннан соң, элмә такталарның ике телдә булуы кешеләр өчен дә уңайлы. Авылдан эш-гозер белән килгән өлкән яшьтәге әби я бабайның русча язуны аңлап җиткермәве дә мөмкин бит.

Әмма тел мәсьәләсендә җитешсезлекләр дә байтак шул. Район газ эксплуатацияләү  хезмәте бинасында предприятиенең исеме дә, эш сәгатьләре дә бер генә телдә – русча гына язылган. Татарча ник бер сүз булсын. Законны белмиләрме, битарафлык күрсәтәләрме? Хәер, белмәү җаваплылыктан азат итми.

Дәүләт оешмаларының элмә такталарында татарчага дөрес тәрҗемә итмәү, төгәлсезлек очраклары булу да  күңелгә тия. Әйтик, “дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү торган күпфункцияле үзәк” язуындагы бер хәреф хатасы элмә тактаның сыйфатын төшерә, күңелдә канәгатьсезлек уята.

Техник инвентаризация бюросы район бүлекчәсенең эш вакытлары күрсәтелгән элмә тактада “ашсыз” дип язып куелган. Ни дигәнне аңлата бу? Эш вакытында аш ашамыйлар дипме? Бәлки “төшке ялсыз эшлибез” дияргә теләгәннәрдер? Ничек кенә булмасын, мондый мәгънәсезлекләр оешманы һич тә бизәми.

“Актай” кафесы үз продукциясен рекламалаган элмә тактадагы татарча язу да аптырашта калдыра. “Туган көннәр һәм юбилейлар, шулай ук оны эшләнмәләренә заявкалар да бар” дигән җөмләне тулаем да төзек-дөрес дип әйтеп булмый. Ә “оны эшләнмәләре” ни ул? Узган ел без газетада бу хата турында  язган идек инде. Әмма, күрәсең, аңа игътибар итүче дә, төзәтергә алынучы да булмаган. Элмә тактаның аскы өлешендәге җөмлә дә русчадан “чыктым аркылы күпер” тибында тәрҗемә ителгән.

Тагын шуңа игътибарны юнәлтәсе килә: закон нигезендә, төрле телдәге элмә такталар  бер үк үлчәмдә булырга тиеш.

Кызганыч, бездәге сәүдә нокталарының, бигрәк тә шәхси эшмәкәрләр кибетләренең, хезмәт күрсәтү объектларының күпчелегендә дәүләт телләре турындагы законны күрәләтә санга сукмыйлар, дигән фикер туа. Аларда  сәүдә ноктасының исеме, эш вакытлары турындагы элмә такталар бары рус телендә генә. Әйтик, “Гвоздь и молот”, “Народные цены”, “Цветы”, “Все для дома”, “Фрукты и овощи”, “Хозтовары”, “Инструменты”, “Оптовый склад”, “Строительный магазин”, “Автомойка”, “Шиномонтаж”, “Агрозооветеринарная аптека”... Крайнов урамындагы ике зур сәүдә үзәгендә ник бер татарча күрсәткеч, элмә такта булсын! Хәер, бу исемлекне тагын да дәвам итеп булыр иде. Дәүләт челтәре даруханәсендә дә “Аптека” исеме генә ерактан күренеп тора.

Ә инде дәүләт акчасына төзелгән Ана даны, Үзәк, Геройлар паркларының исемнәре бары тик бер генә дәүләт телендә күрсәтелү гомумән бернинди кысага сыймый.

Дәүләт телләре турында закон таләпләрен үтәү шулкадәр катлаулы микәнни? Әлеге мәсьәләне уңай хәл итү буенча ниләр эшләнә? Мәгълүм булганча,  авыл җирлекләрендә әлеге мәсьәлә җирле үзидарә органнары контролендә тора. Әлеге сораулар белән без Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттаховка мөрәҗәгать иттек.

–Узган ел башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларына керешкәч үк бу мәсьәләне контрольгә алдым. Җирлектәге барлык сәүдә, хезмәт күрсәтү объктларына, эшмәкәрләргә кибет, предприятие исемнәрен, башка элмә такталарны рус һәм татар телләрендә булдыру хакында күрсәтнамәләр (уведомление) юлладык. Бу эшне тиз арада башкарып куючылар да булды. Шул ук вакытта кайберәүләр, кат-кат исләренә төшерсәк тә, әлеге закон таләбен үтәү буенча бармакка бармак сукмый. Әлеге мәсьәләне күз уңыннан төшермичә, һәркемнең аны тиешенчә үтәвенә ирешәчәкбез,–ди җитәкче.

Фаяз Фәттахов район үзгендәге парк исемнәрен ике телдә дә булдыру буенча шулай ук эш алып барылуын әйтте.

 

“Татарстан Республикасында дәүләт телләре турында” закон таләпләрен тиешенчә үтәү турыдан-туры җитәкчегә яки башка вазыйфаи затка йөкләнә.

 

Ә бит элмә такталарны урнаштыруда закон бозган өчен административ җаваплылык  каралган. “Административ хокук бозулар турында” ТР кодексы нигезендә, телләр турында Татарстан Республикасы законнары таләпләрен үтәмәгән өчен вазыйфаи затларга кисәтү ясала яки 500-1000 сум күләмендә административ штраф салына.

Һәркем шуны аңласын иде: Татарстанда ике дәүләт теле кабул ителгән, һәм закон нигезендә барлык язуларның да ике дәүләт телендә булырга тиешлеге мәҗбүри. Җирле власть органнары районда әлеге закон таләбе үтәлсен өчен тиешле чараларны күрерләр дип ышанасы килә. Ә без бу мәсьәләгә әле тагын әйләнеп кайтырбыз.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев