Әлки районы дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов кисәтә : кипкән үлән һәм чүп-чар яндырган өчен зур штрафлар яный
Елның-елында кар эрегәч узган елгы кипкән үләннәрнең янып китү очраклары әледән-әле булып тора. Бу ут белән саксыз эш итү яисә балаларның шырпы белән шаяруы аркасында килеп чыга. Кагыйдә буларак, мондый яну зур тизлек белән һәм шактый мәйданнарга тарала. Еш кына ул торак биналарга, хуҗалык корылмаларына, ә кайчагында кешеләр тормышына да яный.
Районара янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис ИНСАПОВ әйтүенчә, узган ел район территориясендә кипкән үлән һәм чүп-чар януның (более) 15 очрагы теркәлгән. Кайберләрендә торак пунктлар тирәсендә кипкән үләнгә ут кабу аркасында ялкынның торак йортларга һәм башка корылмаларга күчү куркынычы да булган. Бары район янгын сүндерүчеләренең үзвакытында эш итүләре аркасында бәла чыкмый калган.
Кайберәүләр, узган елгы кипкән үләнне яндыру туфрак өчен файдалы, дип уйлый. Ә чынлыкта, киресенчә, үлән янганда бик күп файдалы микроорганизмнар һәлак була. Кипкән үлән арасыннан күренми торган яшь чирәм дә юкка чыгарга мөмкин. Моннан тыш, коры үлән буйлап ялкын бик тиз үзегезнең яисә күршеләрнең корылмаларына барып җитә ала.
Бәла чыкмасын өчен беркайчан да кипкән үләнне яндырмагыз, чүп-чарга ут төртеп караучысыз калдырмагыз. Тәмәке тартканда сак булыгыз: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән яисә шырпыдан кипкән үлән бик тиз янып китә.
Хуҗалыгыгызда янгын сүндерү инвентаре – чиләк, көрәк, су тулы мичкә һәм әрҗә белән ком һәрчак әзер торсын. Кипкән үләнне тырмавыч белән җыярга кирәк. Аны чүп-чар белән бергә тимер мичкәдә яндырырга була. Ә янында савыт белән су булсын. Көчле җилдән сакланыгыз, тимер мичкәдә чүп-чар яндырганда да очраклы очкын корылмаларга эләгергә мөмкин. Ут-күз чыга калса, 2-01-01 телефоны буенча янгын сүндерүчеләргә шылтыратыгыз.
Радис Инсапов сүзләренчә, коры үлән һәм чүп-чар яндырган өчен административ җәза каралган. Гражданнарга 2 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф түләтергә мөмкиннәр. Вазыйфаи затларга 6 меңнән 15 меңгә кадәр штраф яный. Ә юридик затларга 150 меңнән 200 мең сумга кадәр акчаларыннан коры калырга туры килмәгәе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев