Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: дәүләт ярдәмен файдаланып абзар сала

Татар Төгәлбәендә яшәүче Илнур Гәрәев хуҗалык итүнең кече формалары программасы буенча 400 мең сум акча алган. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әлеге субсидиясенә ул хәзер шәп итеп керамзит блоклардан малларга абзар салып ята. Инде түбәсен ябасы гына калган.

Илнур Гәрәевнең алты сыеры бар. Тагын бер тана, ике үгез, алты бозау асрый. Сыерлар санын исә быел ук сигез башка җиткерергә ниятли. Абзарны да иркен – 8 гә 13 метрлы итеп төзи.

Абзар төзелешендә туганы Фәнил Гәрәев тә бик булыша икән. Хәер, Илнур үзе дә Фәнилнең гаилә фермасындагы эшләрдә ярдәм итеп тора.

Төзелештә  авылдашы Мөдәррис Таһиров та булышлык күрсәтә. Әнә шулай бергәләп, ярдәмләшеп эшләгәч, хезмәт тә җайлы бара шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев