Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: дәресләрдә – янгын куркынычсызлыгы турында

Уку елының беренче көннәрендә элеккеге традиция буенча янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тормыш куркынычсызлыгы нигезләре дәресләрендә катнаштылар.

Бу вакытны сайлау очраклы гына түгел – күп кенә балалар ялдан соң куркынычсызлык кагыйдәләрен онытып та җибәргән. Ә бит аларны белү кеше гомере өчен бик мөһим. МЧС хезмәткәрләре балаларга янгын куркынычсызлыгы турында сөйләделәр, үз-үзеңне янгын вакытында ничек тоторга икәнен искәрттеләр.

Әлки һәм Спас районнары буенча янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, мәктәп укучылары биремнәрне яхшы үзләштерделәр, бирелгән сорауларга дөрес, тулы җавап бирделәр. Күрсәтмә материаллар белән баетылган бу класс сәгатьләрен янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре барлык район мәктәпләрендә дә үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев