Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы егете Игорь Зәйнуллин контрактлы хәрби хезмәттә үз урынын тапкан

​​​​​​​Яшьлек – тормыш  дигән чиксез далада үз сукмагыңны сайлау, максат куеп, шуңа таба беренче адымнарны ясау чоры ул.

 Кемдер моны ансат кына хәл итә, ә кемдер ялгыша, юл башына кабат әйләнеп кайта, юнәлешен үзгәртеп карый… Шушы җаваплы чорны әйбәт кенә узса, киләчәккә ышанычы ныгыый яшь кешенең, олылар әйтмешли, тазага баса ул. Язмышын армия белән бәйләгән Игорь Зәйнуллин бүген үзен әнә шулай ышанычлы хис итә, җирдә нык басып тора.

 

 

…Ә бит язмыш бу егеткә карата нәни чагыннан кырыс булган: өч айлык вакытында әнисе үлеп, малай ятим кала. Ярый әле, туган тиешле апасы үз канаты астына сыендыра баланы һәм 13 яшенә чаклы тәрбияләп үстерә. Ә аннары Яшел Үзән малае безнең районга килеп эләгә.

–Белмим инде, әллә үсмерлек чоры килеп җитеп, үзара аңлаша алмаганнармы, апасы аны балалар йортына тапшырган,–дип сөйли Игорьне опекага алып үстергән икенче әнисе Фәүзия Сафина.

Шулай итеп, үсмер гаиләле була. Мәктәптә әйбәт укый, тыңлаучан, йөмшак күңелле малайны яңа туганнары да, әнисе дә яраталар, якын итәләр. Тугызынчы сыйныфтан соң ул үзебездәге һөнәр училищесын тәмамлый, армиядә чакырылыш буенча хезмәт итә һәм туган ягына түгел, Базарлы Матакка әйләнеп кайта.

–Армиядә рәхәт булды, барысы да ошады. Әйдә килешү төзе дә, кал тагын, дип кыстады командирым. Никтер икеләндем, бер ел хезмәттән соң әни янына кайттым. Эшкә урнашып карадым. Сизәм, юк, күңел киредән армиягә тарта. Мин инде хәрби хезмәтнең “үземнеке” икәнен аңладым, шуннан соң килешү төзеп, кабат солдат киеме кидем,–дип сөйли кыска вакытлы ялга кайткан Игорь. Ул редакциягә дә кереп чыгарга, үзе кебек тормыш юлы эзләүче яшьтәшләренә киңәшләрен бирергә уйлаган.

Төз, озын буйлы, хәйләсез ачык йөзле, елмаеп кына торучы егет белән шактый озак сөйләштек. Ул Самарадагы артиллерия частендә хезмәт итә, радиотелефонист.

–Безне командирыбыз өйрәтә. Һәркөн күнекмәләр, дәресләр… Минем бурыч орудие командирына төгәл координатларны хәбәр итеп тору,–диде Игорь.

 

Янәшәсендә ук якташлары Артем Евстигнеев белән  Даниил Захаров хезмәт итә икән, Татарстаннан егетләр күп ди частьләрендә. Әлерәк кенә Таҗикстанда командировкада булып кайтканнар, бик охшаган егеткә бу сәфәр. Гомумән, Игорь бүгенге тормышыннан канәгать. Яшел Үзәндәге апасы да хуплый икән энесенең хәрби хезмәтне сайлавын.

–Безгә мөнәсәбәт яхшы, офицерлар әйбәт, яшәү шартлары уңайлы. Ай саен диярлек ялга кайтып китәм. Әле менә энекәш тә кызыга, синең кебек хезмәт итәчәкмен дип әйтә. Хуплыйм. Бездә хәтта кызлар да бар, кайсы телефонистка, кайсы шәфкать туташы…Армиядән куркасы түгел, анда хәзер “гражданка”дагыдан әйбәтрәк. Ә инде ошамаса, сине беркем бәйләп тотмый, теләсә кайчан килешүне өзә аласың,–дип кызыктыра Игорь.

…Менә шундый сукмак сайлаган үзенә бу егет. Ул аннан кыяр-кыймас кына атламый, ышанычлы адымнар белән бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев