Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы егетләре хезмәт иткән хәрби частьләрдән әти-әниләренә Рәхмәт хатлары килә

Әле берничә көн элек кенә Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттек.

Районыбызның күп егетләре бүген Россия Кораллы Көчләре составында илебез иминлеге сагында торалар. Аларның Ватан алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтәве, хезмәт иткән частьләреннән райондашларыбыз турында әйбәт хәбәрләр, рәхмәт хатлары килеп тору – барыбыз өчен дә горурлык.

Базарлы Матак егете Рәмис Хәйруллин армиягә үткән елның июнендә алынган. “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең район участогында эшләп киткән тырыш егет хәрби хезмәттә дә үзен гел яхшы яктан күрсәткән. Әнисенә, туганнарына Рәмис хезмәт иткән часть командирларыннан инде ике Рәхмәт хаты килгән.

“Хөрмәтле Гөлфия Саматовна! Сезнең улыгыз Рәмис үзен дисциплиналы, башкаручан, Ватаныбызны саклау өчен шәхси җаваплылык тоючы, Россия

гражданының иң күркәм сыйфатларына ия ир-егет итеп күрсәтте. Ул үз алдына куелган бурычларны зур җаваплылык белән үти, командирлары өйрәткәннәрне бик тырышып үзләштерә. Улыгыз командирлары һәм иптәшләре алдында абруй казанды. Ул моңа холкындагы әхлакый сыйфатлары, тыйнаклыгы, хәрби боерыкларны үтәргә һәрчак әзер булуы, җитезлеге, тапкырлыгы аркасында иреште. Улыгызны тормышка, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре составында хезмәткә әзерләүгә куйган тырышлыгыгыз  өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез”,–диелгән Рәмис Хәйруллинның часть командиры имзалаган хатта.

 

Ленар Сөләйманов та Базарлы Матакта туып-үскән егет. Ул армия сафларына узган елның декабрендә чакырылган. Ленар – Әфганстан республикасында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Ирек Сөләймановның абыйсының улы. Ул армиягә бик теләп киткән, Ватан сакчысы булуны үзенең изге бурычы дип санаган.

Күптән түгел Ленарның әтисе исеменә улы хезмәт иткән  хәрби частьтән Рәхмәт хаты килгән. Анда мондый юллар бар:

“Хөрмәтле Илшат Салихович! Хәрби часть командованиесе Сезгә улыгыз Ленарны чын ир-егет итеп тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерә. Ленар үзенең хәрби бурычын намус белән һәм җиренә җиткереп үти. Сезнең улыгыз башкаларга үрнәк булып тора, иптәшләре арасында да, командирлары һәм начальниклары алдында да ул лаеклы хөрмәт һәм абруй казанды”.

Балаң турында мондый мактау сүзләре ишетү – теләсә кайсы әти-әни өчен зур дәрәҗә. Егетләргә алга таба да хәрби хезмәтләрендә уңышлар, туган якка исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев