Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы егетләрен хәрби десант гаскәрләренә ике куллап алалар

Илебез Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш дәвам итә. Әлки районыннан армия сафларына бу юлы да утызга якын егет китәчәк.

–Баштан ук шуны әйтергә кирәк: яшьләр армия хезмәтеннән курыкмый, техникум я училищены тәмамлагач эшкә урнашу түгел, хәрби бурычын үтәүне планлаштыралар. Чыгарылыш имтиханнарын тизрәк тапшыралар да, кулларына диплом биргәнне дә көтеп тормыйча, армиягә китәләр,–ди район хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Дарья Севрикеева.

Егетләребезнең беренче төркемен – 6 кешене 15 майда армия сафларына озатып җибәргәннәр дә инде. Алар Иваново, Улан-Удэ, Казан якларында дислокацияләнгән частьләрдә хезмәт итәр, дип көтелә. Араларында көздән язга чаклы Чистайда хәрби исәптәге белгечлек – С категорияле шофер һөнәре үзләштергән егетләр дә бар. Мартка чаклы хәрби техника йөртү серләрен тырышып өйрәнгән, аннары Куркачидагы аэродромда парашют белән сикереп, махсус әзерлек үткән бу егетләрне (барлыгы 9 шундый белгеч әзерләнгән) хәрби десант гаскәрләренә бик теләп алалар икән.

15 һәм 25 июнь көннәрендә тагын ике төркем егетләребез хәрби хезмәткә китәчәк. Алар Оренбургтагы Әлки районы шефлык иткән частькә җибәрелер, ди Дарья Севрикеева.

Чакырылыш яшендәге егетләр өчен хәрби хезмәт үтүнең тагын бер кызыктыргыч ысулы бар. Ул да булса, контракт буенча хезмәт. Федераль закончалык ким дигәндә урта махсус белемле, һөнәре булган егетләргә шундый мөмкинлек бирә.

–Егетләр файдаланалар аңардан. Быел районнан 6 егет килешү төзеп китте. Нигездә Самарада хезмәт итә алар. Теләп, мондый хезмәтнең өстенлекләрен аңлап сайлыйлар. Әле менә берничә егет белән килешүле хезмәткә китү өчен документлар әзерләп йөрибез. Быел укып бетереп июньдә имтихан бирәләр, диплом алалар һәм шунда ук армиягә китәргә телиләр. Бер егетебез Таҗикстанга җибәрүне сорый, икенчесенең абыйсы янына барасы килә. Контрактлы хезмәтнең бер өстенлеге – егетләр хезмәт итү урынын үзләре сайлый ала,–дип аңлата бүлек начальнигы ярдәмчесе Алсу Фәхриева.

Күптән түгел матур гадәткә әйләнгән Призывниклар көне дә үткәрелде. Язгы чакырылыш чорында хәрби хезмәткә алынасы егетләргә район җитәкчелеге, әти-әниләре, армиядән кайтырга өлгергән өлкән иптәшләре хәер-фатиха бирде.

Яшьләр үзләре дә: “Сынатмабыз, ышанычыгызны акларбыз, безнең өчен кызарырга туры килмәс сезгә”,– диделәр.

Сүзләрендә торып, тырышып хезмәт итсеннәр һәм исән-имин әйләнеп кайтсыннар улларыбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев