Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы электр челтәрләре - иң яхшылары

Кыш башланып килә, көннәрнең иң кыска вакыты. Һава торышы көйсезләнә – әле суытып җибәрә дә, дөньяны бозга катыра. телик.

Әле җилли-җилли агачларны бөгә, машина тәрәзәләренә вак кына яңгыр бөртекләре бәрә... 
Шул арада күктә калын-калын болытлар җыелып, ишеп кар ява башлый... Өйдә я эш урынында җылыда гына утыра торган вакыт. Тик алай булмый шул: диспетчер берничә авылдан утлар сүнү турында хәбәр алып, аны предприятие җитәкчесенә җиткерә. Шул арада ремонт бригадасы, өзеклекне бетерү өчен кирәкле эш коралларын алып, авария булган урынга чыгып та китә...
–Мондый хәлләр еш буламы?–дигән сораудан башладык Әлки РЭС начальнигы Руслан Шәйхетдинов белән әңгәмәбезне.
–Аварияләр санын киметүне үз эшебезнең төп максаты саныйбыз һәм моңа ирешәбез дә. Әйтик, узган елда авария нәтиҗәсендә килеп чыккан 46 өзеклек теркәлсә, быел аларның саны 24 кенә,–дип җавап бирә җитәкче.
–Моңа ничек ирештегез соң, аерма бит бик зур?
–Без хәзер күбрәк 10 киловольт көчәнеш белән эшлибез. Әмма, дөресен генә әйткәндә, уңай нәтиҗәнең төбендә район электр челтәрен яңартуга зур күләмле инвестицияләр салыну ята. Әйтик, быел әлеге максатларга 30 миллион сум акча бүленде, шушы суммага Базарлы Матакта күп кенә эш эшли алдык,–дип аңлата Руслан Ринат улы.
Үзләренә мондый уңай мөнәсәбәтнең серен дә яшерми: Чистай электр челтәрләренә кергән 7 район арасында безнекеләр иң яхшылары икән бит. Шунлыктан бердәм, тырыш коллективка “Челтәр компаниясе” акционерлык җәмгыятендә мөнәсәбәт тә хәерхаклы: Әлки РЭСы барлык уңайлыклары булган өр-яңа иркен бинада урнашкан. Техника базасы яңартыла, баетыла, яңа эш алымнары кертелә.
–Шундый зур игътибарга ничек җавап биреп була? Бары яхшы эшләп кенә. Менә аварияләр буенча да максатыбыз шундый – аларны бөтенләй булдырмау,–ди Руслан Ринат улы.
Мактауга лаек максат, чөнки бит бу районның авыл хуҗалыгын, шәхси секторны электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү дигән сүз. Һәм авыр да: бүгенге көндә 44 эшче-хезмәткәрне берләштергән коллектив (аларның күпчелеге – электрчы-монтерлар) төрле көчәнешле (110/10 киловольттан 110/35/10 киловольтка кадәр) 5 подстанциягә, авылларда урнашкан 310 трансформатор подстанциясенә, 10 киловольт көчәнешле 335 километр һәм торак пунктлар биләмәләрендәге 350 километрга якын озынлыктагы һава линияләренә хезмәт күрсәтә. Боларга һәр объекттагы исәпләү приборларын да өстәргә кирәк – аларын контролерлар карап-тикшереп тора.
Авыр булу өстенә куркыныч та бу хезмәт. Электр тогы гаять зур энергиягә ия, аның белән саксыз эш итсәң, төзәтеп булмаслык бәла килеп чыгасын көт тә тор. Ә бит монтерлар бу куркыныч белән көн дә очрашып торалар. Әнә җитәкчеләре:
–Барлык эшләрнең 75 процентын көчәнеш астында, ягъни объектны токтан өзми генә башкарырга өйрәндек,–ди.
–Руслан Ринатович, аварияләр ни сәбәпле килеп чыга соң?
–Иң күп очракларда моңа өченче затлар гаепле була. Әйтик, эре предприятиеләрдә (мәсәлән “Кызыл Шәрык” җәмгыяте, ягулык салу станцияләре һ.б.) булган җиһазлар я искергән, я төзек түгел, ә җаваплы кешеләрнең компетенциясе җитенкерәми. Без шундый 22 объектны электр белән тәэмин итәбез. Кайчак шулар авария китереп чыгара. Кырда төнлә эшләүче тракторлар, трассадан юл читенә очып төшкән зур йөк машиналары баганаларны бәрдереп аудара. Кайчак электр үткәргечләргә агач авып, аларны өзә... Төрлесе була инде,–дип санап китә районның баш энергетигы.
–Шундый авыр хезмәткә килүчеләр дә табыла бит. Кадрлар кытлыгын сизәсезме?
–Безнең коллектив “Челтәр компаниясе”нең Чистай филиалында иң яше – хезмәткәрләрнең уртача яше 40,5 ел тәшкил итә. Ветераннарыбыз да бар, яшьләребез дә. Энергетика көллиятен я институтын бетереп безгә килүчеләргә өлкән коллегаларыбыз остаз була, эшкә өйрәтә.
–Һәркемгә мәгълүм, сездә эшләүчеләргә лаеклы хезмәт хакы түләнә. Моннан тыш кызыксындыру чаралары бармы?
–Тулы социаль пакет! Хезмәткәрләребезне ташламалы бәядән шифаханә-курортларда ял иттерәбез, балаларына лагерьларга юллама бирәбез. Бәйрәмнәрдә бүләкләр өләшенә, бездә эшләп лаеклы ялга китүчеләрне дә онытмыйбыз,–дип бераз мактанып та сөйли җитәкче.
Билгеле, мондый игътибарга эшче-хезмәткәрләрнең күңеле буладыр. Юкса, Әлки электр челтәрләрендә тулы династияләр эшләмәс иде. Мәсәлән, Рәшит һәм аның улы  Ленар Зыятдиновлар (кызганыч, ата кеше лаеклы ялга чыккач вафат булган), Гарифулла һәм аның уллары Илнар белән Ленар Гайнуллиннар, Афанасий, Владимир һәм Сергей Мироновлар.
–Без алар белән горурланабыз,–ди Руслан Ринат улы һәм өстәп куя: –Киләсе атнада безнең һөнәри бәйрәмебез – Энергетиклар көне. Шул уңайдан элек бездә эшләп чыккан ветераннарыбызны да, бүгенге хезмәткәрләребезне дә тәбрик итәм. Безгә йөкләнгән бурычны намус белән үтик, эшебездә уңышлар юлдаш булсын.
Тормышыбызга көч бирүче, өйләребезне яктыртучы һәм җылытучы бу коллективка без дә уңышлар 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев