Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы энциклопедиясенә кертү өчен дәүләт бүләкләренә ия райондашлар турында мәгълүматлар кирәк

Район энциклопедиясе өчен мәгълүматлар туплауда әлкилеләр актив катнашсын иде.

Энциклопедияне төзү эше инде ахырына якынлаша. Ул бер мең данә тираж белән дөнья күрәчәк. Әлки җиренең үткәне һәм бүгенгесе, танылган кешеләре турындагы мондый басманың кирәклеге бәхәссез. С.Лисенков исемендәге төбәк тарихы  музеенда район оешмалары, торак пунктлары, лаеклы шәхесләре хакында шактый мәгълүматлар тупланган. Районыбызның беренче энциклопедиясендә Әлки төбәге үсешенә өлеш керткән кешеләр хакында материаллар тагын да күбрәк булсын иде. Шуңа дәүләт бүләкләренә ия  райондашларыбыз турында мәгълүматларны музейга тапшыруыгызны сорыйбыз. Район авылларында 10 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләп үстереп “Герой- ана” орденына, фидакарь хезмәтләре  өчен төрле дәүләт бүләкләренә лаек булучылар байтак. Энциклопедия өчен алар турында материаллар биргәндә дәүләт бүләкләре турында документларның булуы зарур.

Район турындагы бу зур басманы эшләүнең коллектив хезмәт булуын онытмыйк. Инде энциклопедия басылып чыккач, анда лаеклы якташларыбызның исемнәре кермәгән дип үкенерлек булмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев