Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: эш хакы минималь айлык хезмәт хакыннан кимрәк түләнсә, прокуратурага мөрәҗәгать ит

Быелның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә минималь айлык хезмәт хакы 11 мең 280 сум тәшкил итә.

Татарстанда исә республиканың Профсоюзлар федерациясе, эш бирүчеләр берләшмәләре координацион советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында төзелгән Килешү нигезендә икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь айлык хезмәт хакы 12 мең сум күләмендә билгеләнде. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан территориясендә эшчәнлек алып баручы оешма-юридик зат белән, юридик зат булмаган хосусый эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы, икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәренең айлык эш хакы (өстәп түләүләрне, премияләрне һ.б. кертеп) 12 мең сумнан кимрәк булмаска тиеш. Билгеле, хезмәткәрнең бу чорда эш вакыты нормасын һәм хезмәт нормасын тулысынча үтәве зарур.

Минималь айлык эш хакын түләүне тәэмин итмичә, хезмәт закончалыгын бозган җитәкчеләр административ җаваплылыкка тартыла. Әгәр хезмәткәр айлык эш вакыты нормасын һәм хезмәт вазыйфаларын тулысынча үтәп тә, аңа эш хакы минималь айлык хезмәт хакыннан кимрәк түләнсә, үзенең хезмәт хокукларын яклау максатында ул Татарстан Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һүм прокуратурага мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев