Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Эшләргә теләмичә, төрмәгә эләкте

Иректән мәхрүм итү җәзасының бүген һаман кимрәк кулланылуы күзәтелә. Җәзаларның альтернатив төрләре, аерым алганда, төзәтү эшләренә хөкем итү киң кулланыла.

 

РФ Җинаять кодексының 50 нче маддәсендә әйтелгәнчә, төзәтү эшләре ике елга кадәр срокка, төп эш урыны булмаган хөкем ителүчегә билгеләнә.

Менә судья хөкем карарын игълан итә. Гаепләнүчегә альтернатив җәза бирелә. Суд эскәмиясендә утыручы өчен бу сөенеч, билгеле. Аны иректә калдыралар, ул гадәти тормыш рәвешеннән аерылмый дигән сүз. Суд карарын билгеләнгән тәртиптә үтәп, үзенең гаебен төзәтә, туры юлга баса алачак. Кыскасы, хәзер бөтенесе аның үзеннән тора. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, төзәтү эшләренә хөкем ителүчеләрнең күбесе суд карарын үтәүдән тайчаналар, үзләренә бирелгән мөмкинлекне файдаланмыйлар, төзәлергә ашыкмыйлар.

Югары Матак авылында яшәүче Н. үзенә карата билгеләнгән чикләүләрне үтәмәве, җәмәгать тәртибенә һәм җәмәгать хәвефсезлегенә хилафлык китерүче административ хокук бозулар кылуы өчен 2021 елның февралендә суд каршына басты. Әлки район суды карары нигезендә ул хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калу юлы белән 6 айга төзәтү эшләренә хөкем ителде.

Төзәтү эшләре төрмә түгел инде. Җинаять кылуда гаепле бәндәгә шанс бирелә. Суд карарын тайпылышсыз үтәргә, эшләргә, тәртипле тормыш алып барырга гына кирәк. Шулай итүчеләр дә бар – кылганнарына үкенәләр, алга таба тәртипле яшиләр. Әмма закон кушканча яшәргә теләмәүчеләр дә байтак. Н. әнә шундыйларның берсе. Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе хөкем срогын үтү өчен аны “Хузангай” җәмгыятенә юллаган иде. Тик Н. әлеге предприятиегә бер тапкыр да килеп карамады, үзе теләгәнчә яшәвен дәвам итте.

Инспекция хезмәткәрләре аңа төрлечә йогынты ясарга тырышып карадылар. Ир белән әңгәмәләр үткәрделәр, хөкем карарын үтүдән тайчанган очракта рәшәткә артына эләгергә мөмкин булуы хакында да кисәттеләр.  Ләкин Н. безнең хезмәткәрләрнең сүзләренә колак салмады, эшләргә теләмәде. Авылдашлары да аның турында тискәре фикердә иделәр.

Күрелгән чаралар нәтиҗә бирмәгәч, җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе төзәтү эшләрен иректән мәхрүм итүгә алыштыру хакында судка күрсәтнамә юлланды. Әлки район суды аны канәгатьләндерде. Н. ике айга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителде. Бу срокны ул гомуми режимлы колониядә үтәчәк.

Айрат Гибадуллин,

район җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X