Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы эшмәкәрләрен “Алтын йөзлек” республика бәйгесендә катнашырга чакырабыз

​​​​​​​15 ноябрьдән 14 декабрьгә кадәр  “Алтын йөзлек” республика конкурсы үткәрелә.

Татарстан Икътисад министрлыгы тарафыннан 2013 елдан бирле оештырылучы әлеге бәйге республикада бизнес үсешенә ярдәм итүгә, эшмәкәрлек эшчәнлегенең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Анда үзенең эшчәнлеге белән икътисадның төрле тармаклары үсешенә сизелерлек өлеш керткән уңышлы эшмәкәрләр җиңү яулый. Әлеге абруйлы бәйгедә катнашып, Әхмәт авылында атлар үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Фәнис Бакиров 2017 елда “Алтын йөзлек”кә кергән иде.

Районыбызда уңышлы эшмәкәрләр байтак. Әйдәгез, үзегезне сынап карагыз. Бәйгедә катнашу өчен башта http://100rt.ru сайтында теркәлергә кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев