Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: фаҗига кабатланмасын дисәк

Кайбыч районында булган фаҗига бөтен республиканы тетрәндерде. Әлеге районның Колаңгы авылында авыл җирлеге башлыгы төлке дип белеп ялгыш 38 яшьлек хатын-кызны атып үтерә. Әлеге хатын берничә мәртәбә җирлек башлыгы янына килеп, төлке кош-кортларны ала дип зарланган, җитәкченең чара күрүен, төлкене атып үтерүен сораган була.

Кеше үлеме белән төгәлләнгән бу аяныч вакыйга бик үкенечле һәм кызганыч, шул ук вакытта гыйбрәт тә. Безнең районда да төлкеләрнең авылга  сукмак салуы, тавыкларны, үрдәкләрне үтерүе хакындагы зарлар ишетелеп тора. Бу хакта редакциягә дә мөрәҗәгать иткәннәре бар.  Авыл җирлекләре башлыкларына да халык шундый гозерләр белән килгәли икән. Кайберәүләр, котырган җәнлек булып, куркыныч чирне йорт хайваннарына йоктырмасын, балаларны тешләмәсен, дип тә борчылалар.

Төлкеләр белән бәйле бу проблеманы ничек хәл итәргә соң? Әлеге сорау белән без Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Андрей Еруслановка мәрәҗәгать иттек. Ул болай аңлатты:

  • Башта ук басым ясап шуны әйтим: ату коралын торак пунктлардан ким дигәндә 200 метр ераклыкта гына кулланырга рөхсәт ителә. Авыл эчендә мылтыктан ату тыела! Әлеге канунны  бозуның нинди аяныч нәтиҗәгә китерүе күз алдыбызда.  Безгә дә төлкеләрдән зарланып килүчеләр бар. Аларга киңәшебез шул: йорт хайваннарын, шулай ук тавыкларны, үрдәк-казларны җәнлекләр үтеп керә алмаслык ябып асрарга кирәк. Төлке йорт-җиргә кергән икән, аны куып җибәрергә. Йортта эт тотсаң да яхшы, ул “чакырылмаган кунакларны” куркыта, алар турында хәбәр бирә. Тагын бер мөһим әйбер: терлек, кош-корт үләксәләрен теләсә кая ташларга ярамый, чөнки нәкъ менә шул җәнлекләрне еш кына авылга җәлеп итә.

Дөрестән дә, соңгы елларда төлкеләр шактый ишәйде. Аларның санын  җайга салу (регулировать численность) юнәлешендә без билгеле бер эш алып барабыз. Әйтик, быел шул максатта 100 төлке атылды. Районда 300 аучыга төлкеләргә һәвәскәр ау рөхсәте бирелде (разрешение на любительскую охоту). Ул 28 февральгә кадәр гамәлдә. Ау күләме чикләнмәгән. Әмма аучылар төлкене күбрәк ауларга бик ашкынып тормыйлар. Чөнки хәзер  аның тиресенә сорау юк диярлек. Бер җәнлек тиресен нибары 200-300 сумнан кабул итәләр.

Район ветеринария берләшмәсе баш табибы Камил Хәйруллин әйтүенчә, соңгы биш елда районда котыру чире очраклары теркәлмәгән.  Бу әлеге авыруга каршы профилактика эше белән дә бәйле. Елга берничә мәртәбә кыргый җәнлекләр, нигездә төлкеләр өчен аларның өннәре тирәсендә котыру вирусына каршы вакцина – тәмле “конфетлар” таратыла. Йорт хайваннарына котыруга каршы прививка ясала.

“Авылдагы һәр хуҗа терлек-туарын, кош-кортын кыргый җәнлекләрдән сакларга, ябып асрарга тиеш. Ул гомер-гомергә шулай булган. Котырган төлкеләргә килгәндә, мондый чирле җәнлекләр кош-кортны тота да, ашый да алмый. Ә менә кешегә ташланырга, хайваннарны тешләргә мөмкиннәр, сак булырга кирәк”, – ди районның баш ветеринария табибы.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев