Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: филиалда кукуруз суктыруда тугыз комбайн эшли

“Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалында бүген кукурузны бөртеккә суктыруда тугыз комбайн эшли.

Шуларның дүртесе филиалныкы, бишесе “ВостокЗернопродукт” җәмгыятенең Биләр филиалыннан ярдәмгә килгән.

“Көньяк-Көнчыгыш Әлки” территориаль идарәсе җитәкчесе Искәндәр Хәйруллин көзге коры көннәрдә бу культураны бөртеккә тулысынча җыеп алырга тырышуларын әйтә. Филиал “кырлар патшасын” мең гектарда үстергән булган. Инде аның 800 гектары суктырып та алынган. Әле тагын яшел массага дип игелгән 300 гектар кукурузны бөртеккә суктырырга булганнар. Чөнки быел аның массасы күп булганга, силос базлары тулган.

Иртән кукурузда бәс бетүгә комбайннар эшкә керешә һәм караңгы төшкәнче кырда эш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев