Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ФОРПОСТ командасы зона һәм республика Спартакиадаларында җиңүләр яулады

Район ФОРПОСТ (җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиесе) командасы зона һәм республика Спартакиадаларында уңышлы чыгыш ясады.

Екатерина Жигулина, Ильяс Садыйков 100 метрга йөгерү буенча кызлар һәм егетләр арасында республика Спартакиадасында икенче урын яуладылар. Ильяс Садыйков зона бәйгесендә пневматик мылтыктан атуда һәм ике юнәлешле йөгерүдә беренче урыннарны алды. Карен Насыйбуллин ераклыкка граната ату буенча зона ярышында беренче булды. Александра Кузьмина, Карина Козырева, Салават Сәгаутдинов, Леонид Скворцов шулай ук әйбәт чыгыш ясадылар. Егет-кызларны ярышларга Рамил Мөхәммәтшин һәм Сергей Платонов әзерләделәр.

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов ФОРПОСТ командасы әгъзаларын җиңүләре белән котлады, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев