Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: газ казаннарын яшен суккан

Үткән атнада булган яшенле яңгыр районда зыян да салып өлгергән икән.

Хәер, аның яңгыры безгә бик эләкмәде дә. Ә менә каты күк күкрәү, каядыр яшен сукты ахры, дип, күңелгә шом салган иде. Шулай булган да. Ул кичне Базарлы Матакта һәм Түбән Әлкидә шәхси йортларда яшәүче ике гаиләнең газ казаннарына яшен суккан.

Хәзер бит күп өйләрдә газ казаннары ике контурлы, электр энергиясенә тоташып эшли. Базарлы Матакта яшәүче гаиләнең газ казаны яшен сугу нәтиҗәсендә хәтта электр линиясенең бер чыбыгыннан өзелгән дә булган.

Районда ике контурлы газ казаннарына хезмәт күрсәтүче Рәис Тимергалиев әйтүенчә, яшен вакытында газ казаннарын электр энергиясеннән өзеп куярга кирәк. Бер электр чыбыгында калса да, җылыту системасына зыян килүе бар. Шулай ук газ казанын җиргә тоташтыру (заземление) мөһим. Яшен суккан казаннарның исә идарә панелен тулысы белән алыштыру сорала. Ә бу кыйммәтле ремонт дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев