Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Герой якташыбыз Степан Крайновның балалары әтиләренең нәсел җепләрен эзләп районга кайтты

Якташыбыз, Советлар Союзы Герое Степан Крайновның балалары һәм оныклары әтиләренең нәсел җепләрен эзләп районга кайтты.

Район музеенда Хәтер һәм матәм көненә багышланган чара барганда бирегә  таныш түгел кунаклар (посетители) килеп керә. Аралаша башлагач, аларның Герой якташыбыз Степан Крайновның варислары (потомки) булуы ачыклана. Кызы Ирина Рудьева һәм аның ире, кызлары Ольга һәм оныклары Марк әтиләренең туган ягын, нәселдәшләрен күрергә, аның хакындагы истәлекләрне барларга дип махсус кайтканнар икән. Һәм иң башта музей турында сорашып бирегә килгәннәр.

...Степан Крайнов 1920 елның  14 ноябрендә Базарлы Матак авылында туа. Бик яшьли әтисез кала. Авыр тормышта яшәгән әнисе 1923 елда бәләкәй улы белән Түбән Новгород шәһәренә туганнары янына күчеп китә. Степан Крайновның бөтен тормышы шушы шәһәр белән бәйле. 1941 елда ул Горький (шәһәрнең исеме шулай дип үзгәртелә) су транспорты инженерлары институтының өч курсын тәмамлый. Һәм шул елны армиягә алына. 1942 елның маеннан ул хәрәкәттәге армиядә. Танк командиры, танк взводы командиры була. Каленин һәм 1 нче Украина фронтларында сугыша. Өч мәртәбә яралана.

Киев-Берлин танк корпусы 52 нче гвардия  танк бригадасы танк командиры кече лейтенант Степан Крайнов 1944 елның 13 августында зур батырлык күрсәтә. Польшада Сандомир плацдармында разветкада булганда танк экипажы засадада торып, дошманның пехота белән бергә хәрәкәт итүче 20 танкын атып зарарлый, ике “королевский тигр”ны һәм бик күп фашист солдатларын, офицерларын юк итә. Бу батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме, Ленин ордены һәм “Алтын йолдыз” медале бирелә.

Сугыштан соң  Степан Крайнов Волгоград сөт институтын тәмамлый, Горький сөт заводының баш инженеры булып эшли. 2005 елда вафат була.

Балалары әйтүенчә, Степан Матвеевич сугыш турында сөйләргә яратмаган.

–Әти бик аз сүзле кеше иде, туган ягы, кардәшләре турында да аңардан бернинди мәгълүмат ала алмадык,–ди Ирина.

Мәшһүр бабасының нәсел тамырлары белән аның 11 яшьлек оныгы Марк кызыксына башлый. Казанга, аннан бабаларының туган авылы Базарлы Матакка килү инициативасы да Марктан икән.

Район музее белән бик кызыксынып танышкач, музей директоры Мария Платонова кунакларны Советлар Союзы Герое Степан Крайнов исеме белән бәйле урыннарга алып бара. Базарлы Матактагы иң зур урамнарның берсе Крайнов исеме белән аталуын белгәч, алар бик нык сөенәләр. Шушы урамда Степан Крайнов истәлегенә төзелгән  обелискны, район үзәгендәге Геройлар аллеясында аның хөрмәтенә стеланы карагач, дулкынлану һәм шатлыкларының чиге булмый. “Безнең әтиебез һәм бабабызны туган җирендә онытмыйлар, аның истәлеген кадерләп саклыйлар икән. Бу безнең өчен бик мөһим. Рәхмәт сезгә”,–ди кунаклар.

Аннан соң геройның варислары кардәшләре Александр Крайновларда була. Базарлы Матакта яшәүче Александр Константинович – Степан Матвеевичның туганнан туган энесе. Кунаклар килгәндә аның Казанда яшәүче сеңелесе Нина да кайткан була. Беренче тапкыр күрешкән кардәшләр иркенләп аралашалар. Ирина аларга әтисе хакында сөйли, нәселләре турында сораша.  

Кунаклар Базарлы Матактан бик тәэсирләнеп киттеләр. Киләсе елда Степан Крайновның тууына 100 ел була, шул уңайдан герой әтиләренең туган ягына тагын кайтырга ниятләре булуын да әйттеләр.

Хәтер, кече Ватан, буыннар бәйләнеше дигән изге төшенчәләр бар. Герой якташыбызның варисларын да аның туган җиренә әнә шул хисләр тарткандыр. Ничек кенә булмасын, Бөек Ватан сугышы каһарманнары турындагы хатирәләрне берәмтекләп саклау – уртак бурычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев