Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә шахмат турниры узды

Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә эшмәкәр, укыту учреждениесенең Әтиләр советы рәисе Алмаз Зарипов призына шахмат турниры үткәрелде.

 ФОТОРЕПОРТАЖ

 

–Гимназиянең әтиләр сәветы укучыларны тәрбияләүгә үз өлешен кертә. Әтиләр бездә үткәрелгән барлык сыйныфтан тыш чараларда актив катнашалар, - дип билгеләп үтте гимнязия директоры Фәридә Яруллина.

Биредә әтиләр ярдәме белән стройда җыр белән йөрү смотры, Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелә. Мәктәп шефлыкка алган паркта кар-боз фигуралар ясаганда да әтиләр читтә калмый.

Шахмат турнирында Әтиләр советы әгъзалары Ленар Шәмәрдәнов, Альберт Минсафин, Илнур Камилов, Мөдәррис Вагапов та катнаштылар.

Турнирны махсус шахмат почмагында оештырдылар: стенада – педагог Василий Сухомлинскийның әлеге уенның үсеп килүче буынны тәрбияләүдә уйнаган роле турындагы сүзләре, янәшәдә фигуралары магнитлы булган шахмат такталары-мольбертлар (аларда уен барышы күрсәтелә). Һәм, билгеле, өстәл тулы бүләкләр. Спонсор җиңүчеләргә тапшырырга дип өстәл уеннары, китаплар, тәмле призлар әзерләгән. Алга китебрәк шуны әйтим: турнирда катнашкан һәркем бүләксез калмады.

Ярышлар өч турда үтте. шахмат түгәрәге җитәкчесе Рунар Вагыйзов уен кагыйдәләрен әйбәтләп аңлатты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә өч тур күрсәткечләре буенча Адель Фахрутдинов, Камил Фәракшин, Әмир Галимов, Илназ Зыятдинов иң яхшылар дип танылдылар.

Турнир җылы, дустанә рухта үтте. Ә бит жюри кырыс һәм таләпчән иде. Мөгаен, уеннарда әтиләрнең катнашуы һәм  ярыш башланыр алдыннан балалар  чыгышлары шундый рух биргәндер бу чарага. Читтән яхшырак күренә, диләр. Турнирда катнашкан укучыларның күбесе уеннар тәмамлангач мәктәп директоры янына килеп, ни өчен җиңелгәнен яисә, киресенчә, финалга чыга алганын әниләренә сөйләгәндәй аңлатырга ашыктылар. Ә Фәридә Госмановна үз чиратында һәр балага җылы сүзләрен тапты, хуплады, ышанычын арттырырга тырышты. Бусы бигрәк тә күңелле иде.

 

 

Турнирда катнашучылар фикерләре:

Адель Фахрутдинов, 2 сыйныф укучысы:

–Шахмат уйнарга мине дәү әтием Мәсхүт өйрәтте. Ул ике ел элек арабыздан китеп барды. Ләкин мин ул әйткән һәр сүзне хәтерлим. Хәзер без әтием Фәнис белән һәр кич диярлек уйнарга тырышабыз.

 

Камил Фәракшин:

–Әтием Марс бик көчле шахматчы. Ул мине шушы уен белән мавыктырды. Шахмат ниләр буласын алдан сиземләргә, берничә адым алга карап уйлый белергә өйрәтә.

 

Илһан Зарипов, 2 нче сыйныф укучысы:

–Мин икенче урын алдым. Тырышып шөгыльләнәчәкмен һәм барыбер беренче урын алачакмын. Мин бары бер генә ялгыш адым ясадым һәм җиңелдем. Минем өчен сабак бу.

 

Ислам Фәсахов, 5 сыйныф укучысы:

–Беренче турда Ләйлә Шәйхетдинова белән уйнадым. Җиңү миңа ансат бирелмәде, чөнки Ләйлә көчле көндәш. Берара ул миңа хәтта мат та куя ала иде. Өйдә әти-әнием белән уйныйм шахматны, тәнәфесләрдә дуслар белән уйныйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев