Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы гомуми практика табибы Радик Вәлиевнең “Ак чәчәкләр” бәйгесендә җиңүе өчен тавыш бирик!

Инде хәбәр иткәнебезчә, Чуаш Кичүе табиблык амбулаториясенең гомуми практика табибы Радик Вәлиев республика медицина хезмәткәрләренең “Ак чәчәкләр-2018” бәйгесе номинанты булды.

 

 

“Әти миндә укуга, китапка мәхәббәт уятты. Әле дүртенче сыйныфта укыганда кулыма Татаринов редакциясендәге “Кеше анатомиясе” китабы килеп эләкте. Мөгаен, андагы күп нәрсәне  аңлап та бетермәгәнмен, әмма бу китап миндә зур кызыксыну уятты. Ә җиденче сыйныфта Федор Угловның “Хирург йөрәге” китабына тап булдым. Аны бер сулышта укып чыгып, һичшиксез хирург булам дип үземә сүз бирдем”,–дип искә ала Радик Фәһимович үзен медицинага багышларга дигән карарга килүен.

Радик Вәлиевне районда белмәгән кеше юктыр. Бу докторга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, аңарда дәваланган, киңәшләрен тоткан һәм чиксез рәхмәтле булган райондашларыбыз бихисап. Күпкырлы һәм тирән белемле, үз эшенең чын остасы булган доктор Вәлиев 34 ел инде районыбыз халкының сәламәтлеге сагында тора. Ул үзенең коллегалары арасында гына түгел, бөтен район җәмәгатьчелеге алдында зур ихтирам казанды.

Медицина вузы студенты чагында ук күренекле табиблар кул астында эшләгән бу талантлы белгеч теләсә кайсы шәһәр клиникасында үз урынын табар иде. Ә ул гомер буе туган районы халкына хезмәт итә. Авыл табибының эше җиңел түгел. Бүген Радик Фәһимович участогында 3 меңгә якын пациент исәпләнә. Алар арасында өлкәннәр дә, балалар да бар – һәркайсының үз зары, проблемасы. Доктор Вәлиевнең тырышлыгы-үҗәтлеге белән табиблык амбулаториясе капиталь төзекләндерелде, матди-техник базасы ныгытылды.

2016 елдан бирле Радик Фәһимович өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да табиб-терапевт булып эшли. Интернатта тәрбияләнүчеләр дә, персонал да докторларын яраталар, аңа ышаналар.

Докторны өендә дә көтеп алалар һәм бик яраталар. Радик Фәһимович ишле гаилә башлыгы да әле. Ул – алты бала әтисе. Вәлиевләр гаиләсе тату, матур тормыш белән яши. Алар спорт белән шөгыльләнәләр, күп укыйлар. Барысы да шахмат белән мавыгалар.

Бер сүз белән әйткәндә, районыбызның тәҗрибәле табибы Радик Вәлиев “Ак чәчәкләр”дә җиңүгә бик лаек. Ә бәйгедә җиңүче электрон тавыш бирү юлы белән ачыкланачак. Әйдәгез, докторыбызны бердәм  хуплыйк. Моның өчен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтына кереп, “Ак чәчәкләр” конкурсы сәхифәсен ачып, Радик Вәлиев өчен тавыш бирү зарур. Аның җиңүен телибез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев