Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы гражданлык сагы идарәсе җитәкчесе Лилия Гайфуллина: “Карның көпшәклеге, эрегән карның җиргә сеңә баруы сәбәпле көчле язгы ташу булмады”

Быел кыш кар мул яуды. Язгы ташуларның су басуларга китерү ихтималын күздә тотып, хәвеф-хәтәрне булдырмау максатында районда төрле әзерлек эшләре алып барылды. Сулыкларда тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырылды. Әмма, ни гаҗәп, яз гөрләвек-ташуларсыз гына узып бара.

“Быел язгы суларны күрми дә калдык”, дип аптыраучылар байтак. Авыл урамнарыннан челтерәп гөрләвекләр дә акмады.

–Гомер булмаганны, быел авылыбызның Тегермән урамын су басмады. 53 ел яшәп, мондый язны хәтерләмим,–ди Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать ӘКБӘРОВ. –Елның-елында Кече Чирмешән ярларыннан чыгып, су үзәнлекләргә җәелә, урам авылдан бүленеп кала иде. Ким дигәндә өч көн, ә кайсы елларны атна буе  14 йортлы Тегермән урамында яшәүчеләрне “зур җиргә” көймә белән йөртә идек. Ә быел әзерләнгән көймәләр “эшсез” калды, халык резин итекләр белән генә йөреп торды. Әлеге урамга җиңел машина юлы да бер генә көнгә дә өзелмәде. Алай гынамы, гөрләвекләрне дә күрмәдек быел. Ә бит кырларда кар бик күп иде. Ярый, иң мөһиме, кешеләрнең зыян күрмәве. Яз да матур булсын, җәйләр дә имин килсен, игеннәр күкрәп уңсын!

Район гражданлык сагы идарәсе җитәкчесе Лилия ГАЙФУЛЛИНА да җиде ел бу вазыйфада эшләве дәверендә мондый ташусыз язның беренче булуын әйтә.

–Быел  бер генә авылда да язгы ташулар белән бәйле су басу очрагы күзәтелмәде. Елга-сулыкларның 6,5 метрга күтәрелүе критик күрсәткеч булып санала. Ә бездә елга сулары 5 метрдан артык күтәрелмәде. Кече Чирмешән, Актай елгалары инде ярларына төште,–дип сөйләде безгә Лилия Гайфуллина.

Мул сулы язны көтүебезнең чынга ашмавын ул болай дип аңлата:

–Кар күп яуса да, ул йомшак, көпшәк, сусыз иде. Шуңа кар сулары күп булмады. Һаваның кисәк җылытып җибәрмәве дә үзенекен итте. Көндезләрен кояш мул җылытса да, төннәрен температура төште. Җирләр туң булмау сәбәпле, эрегән кар сулары туфракка сеңә барды.

–Язгы ташу чорлары имин генә узды. Хәзер инде безнең төп бурыч – ут-күзне булдырмау, урманнарны янгыннардан саклау,–ди Лилия Гайфуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев