Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы гузәл затлары арасында сораштыру: Ватанны саклаучылар көнендә яраткан ир- егетләрегезне нәрсә белән сыйлыйсыз?

23 февральне без элек-электән ир-атлар бәйрәме дип саныйбыз. Ир-егетләр – Ватанны саклаучылар да, гаиләләребезне яклап, кайгыртып яшәүче ышанычлы терәгебез дә. Ә сез кемнәрне бәйрәм белән котлаячаксыз? Яраткан ир-атларыгызны нәрсә белән сыйлаячаксыз?

Валентина Иванова, хезмәт ветераны, пенсионер, Түбән Кәчи авылы:

–Кызганыч, гомер иткән ирем  бүген арабызда юк инде. Әмма, шөкер, мине кайгыртып, саклап яшәүче яраткан ир-атларым – улым Алексей, оныгым Константин бар. Алар гел минем хәлемне белешеп, ярдәм итеп торалар. Башкортстанда яшәүче киявем тарафыннан да һәрчак яхшы мөнәсәбәт, ихтирам тоям. Алар барысы да армия сафларында хезмәт итеп кайттылар. Әлбәттә, Ватан сакчылары көне белән аларның һәркайсын ихластан котлаячакмын. Сөекле ир-атларымны тәмле ризыклар белән сыйларга да бик яратам мин. Бәйрәмнәрдә бигрәк тә голубцы әзерләүне хуп күрәм. Миндә аның рецепты бераз үзгәрәк - голубцыны тозлы кәбестә белән пешерәм. Моның өчен кәбестәне көзеннән махсус бөтен килеш тозлап куям. Табынга бераз сарымсак өстәлгән каймак белән бирәм. Мактап-мактап ашыйлар. Зур мичтә пешергән пирогларымны да, пилмәнне дә ярата кадерле балаларым.

 

Айгөл Мусина, район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәре:

–Бәйрәм белән ирем Айдарны, каенатам Таһирны котлаячакмын. Алар икесе дә чын ир-ат сыйфатларына ия, дип саныйм. Эшчән, максатчан, тырышлар. Әтиебез “Алексеевскдорстрой” җәмгыятендә эшли, Айдар инженер. Хезмәтләрен бик яратып башкаралар, коллективларында  аларны хөрмәт итәләр. Гаиләдә дә алар бик кайгыртучан, игътибарлы. Яраткан ирләребезгә бәйрәм ясап, әнием Алсинә белән ит бәлеше пешерергә җыенабыз. Әни бәлеш камырын авызда эри торган тәмле итеп ясый. Ә мин каз итеннән эчлеген әзерләргә булышам. Түгәрәк табын артында бөтен гаиләбез белән җыелып, бәйрәмне матур итеп билгеләп үтәрбез.

 

Татьяна Муллина, Иске Хурада авылы башкарма комитеты секретаре:

–Тормышымда төп ир-ат – гомер юлдашым Николай. Без аның белән 29 ел инде иңгә-иң, җанга-җан булып яшибез, балалар үстердек. Ирем һәрчак ышанычлы терәгем, кайгыртучым, яклаучым булды. Ул бөтен авыр хезмәтне дә, гаиләбез өчен җаваплылыкны да үз өстенә ала. “Хузангай” җәмгыятендә механизатор булып макталып эшли. Ул – безнең горурлыгыбыз. Инде үзе тормыш корып яшәүче улыбыз Игорь да, киявебез Денис та әтиләре кебек хатын-кызга хөрмәт белән карый, гаилә кадерен белә торган ир-егетләр. Алар һәммәсе, шулай ук туганнан туган абыем Вячеслав Яганев – иң яраткан, иң ышанычлы ир-атларым. Аларны чын йөрәктән бәйрәм белән котлармын. Кадерлеләрем минем пирогларны бик ярата, камыр ризыклары белән рәхәтләнеп сыйлармын үзләрен.

 

Исламия Хәйруллина, хезмәт ветераны, Яңа Салман авылы:

–Бәйрәм белән иң якын кешемне –җәмәгатем Маратны котлармын. Ул чын Ватан сакчысы, яшьлектә өч ел армиядә хезмәт итеп кайтты. Без балачактан дус булдык, мин аны хәрби хезмәттән көтеп алдым. Бик тәртипле, акыллы, уңган кеше ул минем ирем. Гомер буе техника арасында – шофер, механик булып эшләде. 54 ел бергә яшибез, ике кыз үстереп тормыш юлына чыгардык, югары белем бирдек. Дин гыйлемен үзләштереп, өлкәнәйгән көнендә Марат авылның имам-хатыйбы булды. Менә 15 ел инде җиңел булмаган шушы хезмәтне бөтен ихласын, тырышлыгын куеп башкара. Ышанычлы ир, әйбәт ата булганы өчен мин аңа бик рәхмәтле. Без дини бәйрәмнәрне дә, хөкүмәт бәйрәмнәрен дә билгеләп үтәбез. 23 февраль көнендә җәмәгатемне яраткан ризыклары – өчпочмак һәм пилмән белән сыйлармын дип торам. Бәйрәмнәр имин үтсен, сугыш кына була күрмәсен!

Люция Низамиева сораштырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев