Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: иң шәп рәсемнәр Казанга юллана

22 июнь–Хәтер һәм кайгы көнендә район мәдәният йорты фоесында “Бөек Җиңү–балалар иҗатында” бәйгесендә катнашучыларның рәсемнәре урнаштырылган иде.

Район ДОСААФ җәмгыяте инициативасы белән оештырылган әлеге бәйгедә яшь әлкилеләр рәсемнәре һәм шигырьләре белән катнашкан. Ак кәгазь битенә балалар Бөек Ватан сугышы күренешләрен ничек күзаллауларын төшергәннәр. Биредә дошман позицияләрен штурмлаучы батыр сугышчылар, танклар, самолетлар, яралы сугышчыларны яу кырыннан алып чыгучы шәфкать туташлары...

Рәсемнәр күргәзмәсен район башлыгы Александр Никошин да игътибар бел ән карады.

–Балаларның иҗат эшләре миңа бик ошады. Алар Бөек Ватан сугышы фаҗигасен, безнең сугышчыларның андагы батырлыгын үз күзлегеннән тасвирлаган. Илебез тарихындагы әлеге героик сәхифәләрне яшь буынның белүе, быел 75 еллыгы билгеләп үтелгән Бөек Җиңүнең нинди олы бәягә яулануын аңлавы гаять мөһим,-ди район башлыгы.

Район конкурсында иң яхшы дип табылган рәсемнәр республика бәйгесенә җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев