Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: "Җиде бала табасымны күптән хәл иттем",- ди Наилә Фурасева

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә дә бәйрәм булды. Биредә Александр һәм Наилә Фурасевларны җиденче балалары – уллары Никита туу белән котладылар һәм бәхетле гаиләне тантаналы төстә өйләренә озаттылар.

Бала – теләсә кайсы гаиләнең күрке, иң олы бәхете. Мәхәббәт җимеше булып дөньяга килгән нарасый әти-әнигә чиксез зур шатлык китерә, аларның узара мөнәсәбәтләрен ныгыта.
Бала тәрбияләүнең мәшәкать-авырлыклары да аз түгел, билгеле. Әмма кыенлыклардан курыкмыйча, итәк тутырып ул-кызлар үстерүче гаиләләр дә байтак. Базарлы Матакта яшәүче Фурасевлар – шундыйларның берсе.
Гаилә башлыгы Александр Югары Колчурино авылыннан. Булачак гомер юлдашы Наилә белән алар Тольяттида заводта эшләгәндә танышканнар, гаилә корып җибәргәннәр. Ә сигез ел элек Александрның туган ягына әйләнеп кайтырга карар кыл-ганнар. Базарлы Матакта кечерәк кенә өй сатып алганнар. Хәзер яшьләр программасы буенча ике катлы зур йорт җиткерәләр.
Александр белән Наилә үзләре дә япь-яшьләр әле. Ә олы кызлары Эльмира быел урта мәктәпне тәмамлаган. Сөенечләре зур – ул инде медицина көллиятенә укырга кергән, кешеләр сәламәтлеге сагында тору, аларны авырулардан савыктыру турында хыяллана. Диана быел 4 нче сыйныфка, Александра 2 нчегә барачак. Миланага – 5, Дарьяга 4 яшь. Анастасияга әле яшь ярым гына.
Шулай, Александр белән Наилә башта бер-бер артлы гел кызлар гына алып кайтканнар. Сүз дә юк, һәрберсен өзелеп яраталар. Әмма әти кешенең күңел түрендә барыбер малай үстерү хыялы булгандыр. Һәм менә дөньялары түгәрәкләнде – нәсел дәвамчысы, уллары Никита туды.
–    Җиде балам буласын мин күптәннән белдем. Гел ишле гаилә, балалар тавышыннан гөр килеп торган өй хакында хыялландым. Туганнар күп булу бәхет, тормышта олы терәк бит ул,- ди Наилә.
–    Ә ишле баланы аякка бастыру читен булыр дип борчылмыйсызмы?
–    Ник борчылыйк?! Икебезнең дә аяк-кулларыбыз исән бит. Эшләрбез, гаиләбезне тәэмин итәрбез,- диләр ир белән хатын бертавыштан диярлек. – Балаларыбызның барысы да сәламәт, матурлар, акыллылар, мәктәптә бик яхшы укыйлар. Аларга карап куанабыз, яшәргә көч, дәрт алабыз.
Александр “Хузангай” җәмгыятендә шофер булып эшли. Наилә исә әле декрет ялында.
Тормышларындагы бу сөенечле вакыйга – җиденче балалары дөньяга килү белән Фурасевларны район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина, бәби тудыру бүлеге мөдире Эма Шәйхетдинова тәбрикләделәр. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина изге теләкләр белән Никитаның туу турындагы таныклыгын әти-әниләренә тапшырды. Ул-кызларын исән-имин үстереп, илгә-көнгә файдалы кешеләр итеп тәрбияләсен бу гаилә. Ишле балалы йортта һәрчак бәхет яшәсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев