Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Ике ел инде Маһирә әби Базарлы Матакта, Мөнир белән Гөлнара Хәмидуллиннар гаиләсендә яши

Менә ике ел инде Маһирә әби Базарлы Матакта, Мөнир белән Гөлнара Хәмидуллиннар гаиләсендә яши.

 Апакта туып үскән, гомеренең күпчелек өлешен ерак Үзбәкстанда үткәргән, яше 85 кә якынлашкан әбекәй бу гаиләгә ничек килеп эләккән соң?
Гөлнара әйтә:
–Мин бит район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшлим. Берчак Апакта яшәүче Маһирә апа шылтырата: «Бот төбемне авырттырып монда, хирургиядә ятам әле. Инде өйгә чыгарырга җыеналар. Аягыма да баса алмыйм бит. Анда берүзем ничек яшәрмен?» - ди, үзе елый. Башта хирург Арсен Абидинович белән сөйләштек тә, дәвалауны тагын бер атнага озайттык. Аннары әбине үзебезгә алып кайтырга булдык. Вакытлыча дип уйлаган идек, декабрьдә Маһирә әбинең яныбызда яшәп китүенә ике ел була инде,–ди.
Әнә бит ничек булган икән! Гади генә хәл кебек. Әмма җайга салынган тыныч тормыш рәвешеңә олы яшьтәге авыру кешене кертеп җибәрү ансат түгел. Ничек кенә тырышмасыннар, Маһирә апаны аякка бастыру мөмкин түгеллеге ачыклана. Карт сөяк тиз генә төзәлергә ашыкмый – бозлавыкта егылып сынган төше әле дә сызлый.
Моңа өстәп, башка чирләре, шул исәптән бик җитдие дә бар икән бит... Әбекәйнең колаклары да начар ишетә – нәрсәдер әйтәсең я сорыйсың килсә, каты итеп кычкырырга кирәк. Әмма Гөлнара зарланмый да, авырсынмый да, сабыр гына карый әбине – тәмле итеп ризык әзерләп ашата, киемнәрен юа, алыштыра, мунча кертә... Исән кешегә гел нидер кирәк бит. Бер дә зарланмый Гөлнара.
– Әбиебез бик тә “маладис”, ни пешерсәм дә риза, рәхмәт әйтеп ашый. Радио тыңларга, газета укырга ярата,–ди.
Маһирә әбинең бәхетенәдер, күрәсең, Гөлнараның шәфкать туташы булып эшләве: ул авыруларны ничек карарга кирәклекне бик әйбәт белә, үз һөнәрен яратып, 32 ел инде район хастаханәсендә хезмәт куя. Авыруның хәлен ничек җиңеләйтергә, даруларны ничек бирергә кебек нәрсәләр аптырашта калдырмый аны. Әмма “Кайгырту” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең ярдәмен рәхмәт белән кабул итә.
–Үзәктән ай саен киләләр безгә. Әбиебез беренче төркем инвалид, урындагы авыру. Миңа аны карауның кайбер нечкәлекләрен аңлаталар, гимнастика ясатырга өйрәтәләр,–ди Гөлнара.
Ә үзәк белгече Дания Шәйхетдинова мондыйрак мәгълүмат җиткерде:
–Бездә өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны карау һәм тернәкләндерү үзәге эшли. Олыларны караучыларга аларны ничек ашатырга кирәклекне аңлатабыз, физик күнегүләр ясатырга өйрәтәбез, авыруны тернәкләндерүнең нинди чаралары барлыгын әйтеп җибәрәбез. Оксана Сапожникова, Лилия Җәләлова, Юлия Аликова ай саен барып өлкән яшьтәге кешенең нинди шартларда яшәвен тикшереп торалар.
Бусын соңрак сораштык. Әмма ышандырып әйтергә була: Маһирә әби Хуббиеваны Хәмидуллиннар гаиләсендә яраталар, хәлен җиңеләйтү өчен барын да эшлиләр.
–Сиңа бер дә ансат түгелдер мөгаен...– дигән сүзләремә Гөлнара болай дип җавап бирде:
–Һич авыр түгел! Әбиебез бик әйбәт бит безнең. Әле улым Илназ да караша иде үзен, мунчага алып барыша иде. Ул быел мәктәпне бетереп Казанга укырга китте. Мөнир шофер бит, соңга кадәр эшли.
Ышанырга була, Гөлнара барысын да булдыра торган кеше бит (пышылдап кына әйтим әле: Мулла авылының Әхмәровлар нәселеннән бу кыз, көрәшче малайлар үстергән, үзе дә келәмгә чыккалаган батыр йөрәкле ханым бит ул!).
Колагы начар ишетсә дә, Маһирә әби белән дә бераз сөйләшә алдык. Ул 37 ел буе Ташкент мәктәпләрендә  пешекче булып эшләгән, “Хезмәт ветераны” исеменә ия. 1995 елда, дөньялар болгангач, туган авылы Апакка кайтырга мәҗбүр булган. Лаеклы ялга чыкса да, фермада эшләп алган – бозаулар караган.
–Бәхетемә, Гөлнара белән Мөнир мине үзләренә сыендырдылар. Үз туганыдай карый мине Гөлнара. Берәү анасын да болай карамас! Үземә бер бүлмә, нәрсә ашыйсым килә, әйтеп өлгермим, пешереп, алдыма китереп тә куя бит!–дип мактый әбекәй кайгыртучысын.
...Борынгыдан шулай килгән – картаеп хәлсезләнгән әби-бабайларны, үз балалары булмаса, яшьрәк күршесе я авылдашы тәрбиягә алган. Миһербанлылык, шәфкатьлелек, кешелеклелек үрнәге, билгесе. Әмма бүгенге заманда бик күп нәрсә үзгәрде шул. Һәм гел яхшы якка гына түгел. Бәхеткә, Гөлнара һәм Мөнир Хәмидуллиннар кебек киң күңелле кешеләр табылып тора, яхшылыкка, игелеклелеккә ышанычны югалттырмый. Моның өчен рәхмәт аларга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев