Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: ил азатлыгы өчен башын салган, Мәскәү өлкәсендә җирләнгән якташыбыз Федор Советниковны белүчеләр юкмы?

Редакциягә Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәреннән Светлана Низовадан хат килде.

“Мин 10 елдан артык тележурналист булып эшләдем, 2015 елдан бирле Балашихада “Үлемсез полк”ны координацияләүче булып торам. Үзем Акатово авылында (хәзер – квартал) яшим. Бездә бик күптәнге зират бар, анда әле 1812 елгы сугыш солдатларын җирләгәннәр. Зиратта ике кызылармияче кабере  дә бар. 1942 елдан бирле аларны биредәге халык карап тора. Әлеге каберләрнең берсендә җирләнгән сугышчы турында мин берникадәр мәгълүмат таптым. Советников Федор Степанович – Татарстан АССР, Әлки районы, Иске Матак авылы, диелгән. Солдат 1942 елның 6 июнендә яралардан үлгән. Аның турында мәгълүматлар табарга ярдәм итсәгез, бик рәхмәтле булыр идем. Бу эш белән күңел кушуы буенча шөгыльләнәм. Үзем озак еллар инде туганым  җирләнгән урынны эзлим”, диелә электрон язмада.

Хатта әйтелгән якташыбызның туганнары, аны белүчеләр булса, редакциягә мөрәҗәгать итсеннәр иде. Эзләнү эшләре белән шөгыльләнүче Светлана Низованың телефоны бездә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев