Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Ильмира Гәрәева “Автоледи-2021” титулын яулады

Хатын-кыз – автомобиль йөртүчеләр арасында “Автоледи-2021” республика бәйгесенең район этабы узды.

Бәйге ике өлештән торды. Гүзәл затлар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тоттылар”, машина йөртү осталыгында ярыштылар.

–Бәйгедә сигез автоледи катнашты. Алар барысы да машина белән төгәл (аккуратно) идарә итүләрен, юл хәрәкәте кагыйдәләре өлкәсендә белемнәрен даими яңартып торуларын күрсәттеләр,– ди район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе, полиция майоры Рәис Сафин.

Ике этап йомгаклары буенча Ильмира Гәрәева беренче урынны яулады. “Автоледи-2021” район ЮХИДИ бүлекчәсендә эшли, автомобиль йөртү стажы 5 ел.

Икенче урында –Люзия Гайнетдинова, өченче – Алия Хәйруллина. “Автоледи-төгәллек” номинациясендә Гөлгенә Сабирова җиңүче булды. “Автоледи-нәфислек”  – Алсу Фәсахова, “Автоледи-виртуоз” – Рәзинә Гарипова, “Автоледи-сөйкемлелек” – Лилия Хәлилова, “Автоледи-оригинальлек” исеменә Ильмира Җиһаншина лаек дип табылды. Бәйгедә катнашучылар призлар һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X