Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы инвалидлар җәмгыяте  грант отып, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өстәл уеннары, велотренажерлар, спорт костюмнары  сатып алган

​​​​​​​Район инвалидлар җәмгыяте, җәмәгать оешмалары арасында игълан ителгән  конкурста катнашып, 199,600 сум грант отты.

Инвалидлар җәмгыяте бәйгегә “Гаилә причалы”  дигән проект тәкъдим иткән. “Мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга гаиләләре белән бергә төрле спорт ярышларында катнашу, ял итү өчен уңайлыклар тудыру теләгебез күптәннән бар иде. Барлык бу уй-планнарыбызны конкурска әзерләгән проектта чагылдырдык”,–ди оешманың рәисе Айсылу Садретдинова. Һәм менә әлеге күркәм ниятләрне тормышка ашыру мөмкинлеге дә туган – җәмгыять конкурста җиңеп, грант откан.

Грант акчасына инде бик күп әйберләр сатып алганнар. Инвалидлар арасында спортны яратучылар, төрле ярышларда теләп катнашучылар бихисап. Алар өчен ун комплект спорт костюмы булдырганнар.Инвалидлар җәмгыяте ихтыяҗлары өчен оештыру техникасы (ноутбук, принтер) алынган.

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның акыл һәм физик эшчәнлекләрен үстерергә ярдәм итүче өстәл уеннары да алганнар. Болар шашка, шахмат, мини-бильярд, соңгы вакытта  бик популярлашкан джакколо, новус, шаффлборд кебек уеннар. Шулай ук исәнлеккә туймаган  сабыйларның аяк һәм кул мускулларын ныгытыр өчен велотренажерлар сатып алганнар.

Әлеге өстәл уеннары һәм тренажерлар балалар иҗаты йортының спорт залына урнаштырылган.

–Спорт залының ишекләре көне буе ачык. Килегез, шөгыльләнегез. Гаиләләрегез белән бергә килеп тә уйный, ял итә аласыз. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен гаять мавыктыргыч һәм файдалы җиһазлар бу. Рәхәтен һәм шифасын күрегез,–ди Айсылу Садретдинова.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев