Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Җир сәгате” акциясенә кушылып, 30 мартта бер сәгатькә утларны сүндереп торыйк

30 мартта 20:30 дан 21:30 сәгатькә кадәр “Җир сәгате” бөтендөнья акциясе үткәрелә.

Һәр елны мартның соңгы шимбәләренең берсендә үткәрелүче әлеге глобаль халыкара акция билгеләнгән вакытта бер сәгатькә утны һәм башка электр приборларын сүндереп торудан гыйбарәт. Бу чара бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын планетабызда климат үзгәрү проблемасына җәлеп итүгә, әлеге экология проблемасын хәл итү өчен көч һәм гамәлләрне берләштерү зарурлыгын күрсәтүгә юнәлдерелә. “Җир сәгате” – табигатькә сакчыл карарга, аның климатын саклау чараларын күрергә һәм чикләнгән ресурслары турында кайгыртырга чакыручы символик акция. Билгеле, бер сәгатькә утны сүндереп тору гына Җирдәге экология торышын сизелерлек яхшырта алмый. Әмма бу, акцияне оештыручылар фикеренчә, планета халкына электр энергиясен экономияләүнең ахыр чиктә  атмосферага зарарлы матдәләр үтеп керүне киметергә мөмкинлек бирүен төшенергә ярдәм итәчәк, битараф булмаган һәр кешегә планетабызның саулыгын саклауга үз өлешен кертергә мөмкинлек бирәчәк. Хәвефсезлек максатында оештыручылар урам утларын, светофорларны сүндермәскә киңәш итәләр.

Бүген “Җир сәгате” кешелек тарихындагы иң массакүләм иҗтимагый акция санала (является). Анда дөньядагы 188 илдән 2 миллиардтан артык кеше катнаша. Россия рәсми төстә бу чарага 2009 елда кушылды. Без, әлкилеләр дә, әлеге акциядән читтә калмыйк, экология проблемаларына битараф булмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев