Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Алпар авылында яшәүче хатын-кыз алкогольле продукцияне законсыз саткан өчен хөкем ителде

Иске Алпарда яшәүче хатын-кыз спиртлы эчемлек белән законсыз сәүдә иткән өчен хөкем ителгән.

Узган ел бу хатын өеннән исерткеч эчемлек сатып яткан өчен административ җәзага тартылган була инде. Әмма бу, күрәсең, аның өчен сабак булмаган. Самогон ясау “остасы” кабат әлеге кәсепкә тотынган. Ул яңадан өеннән спиртлы сыеклык сата башлаган. Эксперт тикшерүе нәтиҗәсендә әлеге сыеклыкның өйдә ясалган көмешкә (самогон) булуы ачыкланган.

Закон бозу юлына баскан ханымга карата җинаять эше кузгатылган, һәм ул суд эскәмиясенә утырган. Гаепләнүче үзе һәм шаһитлар әйтүенчә, “сәүдәгәр” ярты литр көмешкәне 150 сумга саткан. Хокук саклау хезмәткәрләре үткәргән контроль сатып алудан соң ул үзендә калган исерткеч эчемлекне дә тулысы белән тапшырган. Суд аны 20 мең сум күләмендә штрафка тарткан.

Бу хакта судья ярдәмчесе Лилия Шәфикова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев