Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Алпарда яшәүчеләр җыенына кеше күп килгән иде

Иске Алпарда яшәүчеләр җыенына кеше күп килгән иде, утырышта алар барысы да диярлек актив катнаштылар.

Җыелышка җирле совет депутаты Рәфкать Сәмигуллин үзенә хас рух бирергә тырышты: ул барлык мәсьәләләр буенча да үз фикерен җиткерми калмады. Дөрес, аның фамилиясен, шулай ук бу авылда туып үсеп читтә яшәүче берничә якташларының исемнәрен җирлек башлыгы Ринас Сәлахов та берничә тапкыр кабатлады. Үз авылларына битараф булмаган якташлары узган елларда Иске һәм Яңа Алпар авыллары зиратларын төзекләндерүдә, мәчетне яктырту лампалары куюда булышканнар. Гыйматдиновлар һәм Мурадимовлар гаиләләре Татар Мулла авылында үз акчаларына чишмә тирәсен матурлаганнар. 
Җирлектә үзара йөкләнгән түләүләр хисабына да шактый эш башкарылган. Дәүләт дотациясен дә кушып исәпләгәч,    1 миллион сумга якын тәшкил иткән әлеге акчалар. Авылда яшәүчеләр Клён урамында каты түшәмәле юл төзелүгә аеруча сөенгәннәр. Язгы-көзге пычракларда шушы зур булмаган тыкрыкта яшәүчеләр сөт җыючының тракторы урамнарына керә алмаудан шактый иза чиккәннәр. 
Алпар мәктәбе эшчәнлеге турында аның директоры Раил Гатауллин сөйләде. Аның әйтүенчә, мәгариф учреждениесендә 5 авылдан җыелган 39 укучы белем ала, аларның дүртесе Иске Камка башлангыч мәктәбендә укый. 
2021 елда мәктәптә “Шахмат зонасы” ачылган. Мәктәпкә кыйммәтле җиһазлар алуда Карамалыда туып үскән Нияз Гафиятуллин зур булышлык күрсәткән. 
Авыл халкының күпчелеге хезмәт куйган хуҗалык эшчәнлеге турында “Кызыл Шәрык-Агро” отряды баш агрономы Рафаэль Нуруллин сөйләде. Отряд 3127 гектарлы сөрү җирләрен эшкәртә икән. Ел корылыклы булуга карамастан, авыл уңганнары басулардан икмәк үстереп алу өчен тырышып эшләгәннәр. Биредәге хуҗалык язгы бодай, көнбагыш, карабодай кебек культуралар игә.  Дивиденд итеп 112 тонна бөртек таратылган. 
Җыенда катнашкан район башлыгы Александр Никошин бала туу дәрәҗәсенең гаять түбән булуын билгеләп үтте. Узган елда өч авылга бер сабый туган бит. Шул ук вакытта 16 кеше вафат булган. Ә бит быел җирле мәктәпкә, 3,7 миллион акча тотып, яңа ашханә төзү планлаштырыла. Мондый акча салуның нәтиҗәлелеге турында уйланмыйча булмый. 
Авылының тарихы, аның уңган халкы, бүгенгесе турында депутат Рәфкать Сәмигуллин горурланып сөйләде. Ул яшәү өчен авылда бөтен шартларның тудырылуын, әмма лаеклы хезмәт хакы алырлык эш урыннары булмауны ассызыклады. Мисал өчен ул уртача хезмәт хакы республиканыкыннан югарырак булган “Хузангай” җәмгыятен телгә алды (Рәфкать Сәмигуллин чыгышын газетаның инстаграм битендә таба аласыз). 
Җыенда җирлек үзидарәсе адресына ярсулы мөрәҗәгатьләр дә яңгырады. Гөлсем Яруллина гаилә составы турында белешмә бирмиләр, дип гаепләде авыл советын. Аңа хәзерге вакытта бер генә оешманың да кешедән шәхси мәгълүматлар китерелгән әлеге документны соратырга хокукы булмавын әйбәтләп аңлаттылар. Зөлфия Гатауллина хәтта кышын да өйләренә су килмәүгә, җәен исә суны коедан ташырга мәҗбүр булуларына зарланды. 
Чүп җыю өчен контейнерлар җитешмәү мәсьәләсен дә күтәрделәр. Моңа җавап итеп Рәфкать Сәмигуллин үз акчасына берничә чүп савыты алып бирергә вәгъдә итте. 
Шуны да әйтик, су белән бәйле мәсьәлә дә ике көндә хәл ителгән. Рәфкать Әсхәт улы Әлки коммуналь челтәрләре белгечләрен чакырткан, яңа насос сатып алган. Хәзер Зөлфия апаның һәм аның күршеләренең өйләренә чиста су өзлексез килеп тора.
Менә бит, авыл халкының зарлары озакка сузылмый гына хәл ителгәч, ничек яхшы. Һәрчак шулай булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев