Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Чаллы авыл җирлегендә көн саен тоннадан артык сөт җыеп тапшыралар

Иске Чаллы авыл җирлегендә көн саен тоннадан артык сөт җыеп тапшыралар.

Җирлек башлыгы Муса Исхаков әйтүенчә,  өч авылда 172 баш савым сыеры асрала икән. Сөтбикәләрне берне генә түгел, икене-өчне тотучылар да бар. Яңа Чаллыда Илшат һәм Фирдүсә Сабировлар хуҗалыгында әнә дүрт сыер. Ир белән хатын эшкә дә өлгерәләр – берсе комбайнчы, икенчесе социаль хезмәткәр. Йорт тулы терлек-туар асрарга да вакыт һәм көч табалар. Сыйлы көнең – сыер белән, ди бит халык. Табыннары да мул, үзләреннән артканы сатарга да кала. “Аена бер тоннадан күбрәк сөт тапшырабыз. Акчага әйләндерсәң бу 22 мең сум тирәсе була. Гаилә бюджетына  әйбәт өстәмә”, - ди Фирдүсә.

Иске Чаллыда яшәүче Мидхәт һәм Руфия Гадиевлар биш сыер тоталар. Алар да сөтне мулдан тапшыра. Бибай Чаллысында да терлекне күпләп асраучылар байтак. Әйтик, Марсель Галиуллин хуҗалыгында биш сыер, Рамил Вәлиәхмәтовның кече фермасында исә 12 сөтбикә.

Хәзер  көтүче мәсьәләсе дә уңай хәл ителә. Районның башка күп авылларындагы кебек, Иске Чаллыда һәм Бибай Чаллысында халык җыелып электр көтүчесе сатып алган. Яңа Чаллыда да киләсе елларда күршеләре үрнәгенә  иярергә җыеналар.

Терлек асрау ансат эш булмаса да, авыл халкы йортында мал тотарга тырыша, сөт-ит сатып файда күрә. Сөт тапшыруны әйбәт оештыруда аны җыючыларның да роле бик зур. Җирлек башлыгы сүзләренә караганда, Фәрит Шәрапов, Фердинант Гатауллин, Әмир Сәлахетдинов бу эшне зур җаваплылык белән башкаралар.

  • Бездә халык бик тырыш, үз көченә таянып яшәргә күнеккән. Терлек тә асрыйлар, җәй буе азык та хәзерлиләр. Дәүләт ярдәменә таянып кече фермалар булдыручылар да бар. Эшләгән кешенең тормышы да мул, җитеш, - ди җирлек башлыгы Муса Исхаков.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев