Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Чаллы авылыннан Зөлфәт һәм Әлфия Галиевлар зур план-хыяллар белән яшиләр

Авылны калдырып шәһәргә күченүчеләр күп ул (бигрәк тә яшьләр арасында), киресе генә сирәк очрый. Әмма бар икән бит андыйлар да – шәһәр шау-шуыннан туепмы, саф һава сулыйсы килепме, җирне сагыныпмы, каланы ташлыйлар да, берәр авылга кайтып, тыйнак кына яңа тормыш башлап җибәрәләр.

 
Моннан өч ел элек шундый бер гаилә ерак Пермьнән Иске Чаллыга кайтып төпләнә. Гомер уртасы ир белән хатын Зөлфәт һәм Әлфия Галиевлар өй сатып алалар һәм яңа план-хыяллар белән авылда яши башлыйлар.

 

Язучы улы Зөлфәт
Безнең танышу болай башланып китте.
–Мин язучы Әсрар Галинең улы,–диде көзге озын пәлтә кигән, муенына чуар шарф бәйләгән чандыр гәүдәле, кояшта янган йөзе белән бик тә инде көнчыгыш кешесенә охшаган ир-ат. Һәм бу җөмләсе белән үзенә булган кызыксынуны  күп тапкыр арттырды да куйды. Беравык ышанмый тордым: якташыбыз, мәгълүм язучы Әсрар Галинең бит инде якты дөнья белән хушлашуына да шактый вакыт үткән. Ә монда, каршыбызда, аның улы басып тора!
Зөлфәт Базарлы Матакта әтисе “Коммунизм юлы”нда эшләгәндә туган. Аңа 4 яшь булганда Галиевлар гаиләсе Лениногрскига күченә. Малай шунда үсә, укый, бик теләп педагогик училищега керә – укытучы буласы килә аның. Армиядә хезмәт итеп кайткач, һөнәре буенча эшләп тә ала.
–Бу инде туксанынчы еллар башы иде. Мәктәптә хезмәт хакы юк дәрәҗәдә, анысын да түләмиләр. Болай яшәп булмый бит, дидем дә, тәвәккәлләп Себер якларына, нефть чыгарырга киттем. Төрле экспедицияләр белән Баренц диңгезе буйларында, Коми якларында, Ямалда, кыскасы, илнең бөтен төнъягында, көнчыгышында булырга туры килде миңа. Нефть чыгару белән бәйле бөтен эшкә өйрәндем,–дип үзе белән таныштыруны дәвам итте Зөлфәт Әсрар улы.
Бу тармакта 1992 елдан 2018 елгача эшли якташыбыз. Һәм... бик нык туя! Барысын да ташлап, кечкенәдән күңеле тартылган һөнәренә әйләнеп кайтырга уйлый. Моның өчен Пермь Дәүләт университетына укырга керә. Шунда тормышында тагын бер мөһим вакыйга була – сөеклесен очрата ул.

 

Пермь татары Әлфия
Исеме Әлфия, милләте татар... Дөрес, бу телне белми диярлек. Һөнәре белән тегүче яшь хатын егетне беренче караштан үз итә. Ул болай ди:
–Зөлфәтнең язмышым икәнен шунда ук аңладым – бөтен йөзе, күзләре белән елмаеп торуы әсир итте бугай мине. Без озакка сузмый кушылдык та. Ирем нефтьче булып эшләвен дәвам итте, ә мин балалар бакчасында пешекче идем.

 

Авылга юл башы
...Шулай берчак дуслары белән телевизор карап утырганда Япония турында тапшыруга юлыгалар. Ул көнне Зөлфәт бик яхшы хәтерли:
–Япон шәһәре урамнарындагы яшелчә автоматларын күрсәтә иделәр: акчаңны саласың да, алдыңа чөгендер я кәбестә килеп төшә. Кызык та, ничектер безнең өчен ят та бу кадрларны карагач, дусларның берсе әйтә куйды: “Ә бит бездә дә ясалма азык-төлек барлыкка килергә мөмкин. Күз алдыгызга китерәсезме аксымнан ясалган итне?” Әллә ничек булып китте. Менә шул сөйләшү ике дустым гаиләләренең дә, безнең дә тормышыбызны текә борып җибәрде! Башта алар авыл җиренә китеп бардылар, фермер булып киттеләр, аннары без кузгалдык. Үзебезнең якны сайладым. Иске Чаллыга кайтып өй сатып алдык. Яшибез, ияләштек инде.

 

Инә кайда, җеп шунда
Тормышны бу кадәр үзгәртү өчен ир белән хатынның уртак карары кирәк. Шәһәр кызы Әлфия ничек соң авылда яшәргә ризалашкан икән?
–Бик теләп! Сатып алган өебезгә аяк атлап керүгә күңелемә җылылык иңде: әйтерсең, бу минем туган йортым! Шундый рәхәт, тыныч. Тормыш үз җае белән ашыкмый гына бара. Шәһәр шау-шуы юк, - дип җавап бирә ул.
Яңа гаиләгә эш табыла – Зөлфәт “Кызыл Шәрык”ка урнаша, Әлфия өйдән торып эшли башлый. Ул бик оста тегүче икән, рәсемдәге теләсә нинди күлмәкне, гәүдәңә ыспый итеп тегә дә бирә! Камырга да кулы ятып тора – телеңне йотарлык сумсалар пешерә. Аларны сату җаен да табалар – эшмәкәр дуслары зур сәүдә комплексының берсендә почмак бүлеп бирәләр үзләренә.
–Заказ белән дә пешерәм. Кемгәдер мәҗлес я ашка камыр сыйлары кирәк икән, пешерәбез дә, илтеп тә бирәбез,–ди Әлфия.
...Әмма Галиевларның хыялы, максаты, икәүләп җенләнгәне бөтенләй башка шул – алар үзләренең сыр заводы хакында хыялланалар.

 

Качотта, буратто, маскарпоне...
Бу сүзләрне Әлфия белән Зөфәр яратып, сокланып әйтәләр – сырның төрле сортларын җитештерү хыялы тынгы бирми аларга.
–Зөлфәт белән бергәләп, җиргә әйләнеп кайту, табигый ризыклар турында бик күп укыдык. Очраклылыктырмы, язмышмы, бервакыт безгә кәҗә бүләк иттеләр. Сөте шундый тәмле! Өй шартларында сыр ясап карадык – бик ошады! Авылга кайтып урнашкач, бу эш белән  җитдирәк шөгыльләнергә уйладык. Күршеләр сыер асрый, сөтне сатып алырга була. Кая китаптан, кая интернеттан мәгълүмат табып өйрәндек. Мин бик тә Италия сырларын яратам – качотта, маскарпоне кебекләрне. Буратто ясарга өйрәндем – сыр эчендә сыр ул, тиз бозыла, әмма тәмле дә, үзенчәлекле дә ризык, – дип бирелеп китеп сөйли Әлфия.
Аның әйтүенчә, сыр – шәхес ул, ясау өчен аны тоемлый белергә, яратырга кирәк. Яле, сыр ясап алыйм әле, дип кенә булмый икән бит! Бер үк рецепт белән ясасаң да, һәрчак башкачарак килеп чыга икән бит ул.
–Чын сыр билгесе – аны ашаганнан соң да авызда сакланган тәме!–диләр беравыздан Зөлфәт белән Әлфия.
Дөрес, мондый сыр арзан була алмый. Әмма сатып алучылар табыла – Галиевлар сыры чиста сөттән, табигый  тәмләткечләр өстәп, ашыкмыйча, яратып ясала бит.
–Казан рестораннарына, Пермьгә озатабыз. Ләкин без хыялланган ук күләмдә җитештерүгә күчә алмыйбыз әле. Моның өчен янкорма төзеп бетереп киләбез, Җиһазлар алу турында хыялланабыз,–диләр ир белән хатын. Алар үз эшен булдырырга теләүчеләргә тәкъдим ителә торган программалардан файдалану мөмкинлеген дә читкә куймыйлар.

 

Ташны бәрхет итә белә
Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләрме, әле? Бу гаилә әнә шундыйга охшаган. Уңышлар телик аларга.
Таш, дигәннән. Зөлфәтнең тагын бер һөнәре бар икән бит – декоратив штукатурка ясау остасы икән ул. Стеналарны мәрмәр рәвешенә дә кертә белә икән, малахит, Урал ташларыдай бизи дә, бәрхеттәй “йомшак”та итә белә. Пермьдәге храмнарның берсен реставрацияләүдә дә катнашкан якташыбыз.
Шундый булдыклы, күп һөнәрле бу гаилә авылга күченеп кайтуына һич үкенмәс, киресенчә, биредәге тормышының һәр көненнән тәм табып, читкә китеп тә солтан була алмаганнарга үрнәк күрсәтеп яши алыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев