Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: иске машина шинына чәчәк утырту куркыныч

Озакламый илдә иске машина тәгәрмәчләре белән йорт тирәләрен, бакчаларны бизәүне бөтенләй тыярга мөмкиннәр, чөнки бу тирә-якка зур зыян сала икән.

Бу хакта “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәр итә.

Искергән шиннардан төрле сыннар ясау, эчләренә чәчәк утырту безнең район авылларында да киң таралган. Күп төбәкләрдә инде моны кулланмый башлаганнар. Экологлар аларның зарарлы булуын, эсседә зыянлы матдәләрнең тагын да күбрәк таралуын әйтә.

Шиннарны яндырырга да ярамый, чөнки яндырганда сәламәтлеккә начар тәэсир итүче токсиннар чыга. Ә үзе таркалсын өчен 130 ел вакыт кирәк ди. Шуңа белгечләр аларны утильләштерергә киңәш итә. “Шин эченә чәчәк утыртып кую безне бизәми. Хәзер чәчәк утырту өчен зыянсыз пластиктан заманча, матур итеп эшләнгән савытлар да җитәрлек”, ди белгечләр. Тиздән иске тәгәрмәчне йорт тирәләрен, бакчаларны бизәүгә файдаланган өчен  штраф салырга да мөмкиннәр икән. Аның күләме беренче тапкыр 1 меңнән 2 мең сумга кадәр, икенче юлы 2-3 мең сум булачак, юридик затлар исә 100 меңнән 250 мең сумга кадәр акчаларыннан колак кагачак, дип яза “Ватаным Татарстан”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев