Әлки районы Иске Матак авылында Бравковлар 400 баштан артык йорт куяны асрый
Иске Матак авылында Бравковлар гаиләсе 400 баш йорт куяны асрый. Алар иртәнге сәгать биштә инде аяк өстендә була. Көне буе бакчада эшлиләр, куяннарны, кош-кортны карыйлар. Арып-талып өйгә кергәндә инде кичке җиде җиткән була. Ә бит бу эшсөярләр инде пенсия яшен узган пар. Әмма алар һич зарланмыйлар, йорт-җирдәге эшләрне яратып башкаралар, хезмәттән чын-чынлап кәнәгатьлек алалар.
Петр һәм Ирина Бравковлар иңгә-иң куеп 31 ел гомер итәләр. Тумышы белән Брянск өлкәсеннән булган Петр Григорьевич үзенең булачак гомер юлдашын Одесса санаториендә очрата. Бу вакытта аңа 34 яшь була. Бер елдан егет белән кыз язмышларын бергә бәйлиләр. Алар унбер ел Ставрополь краенда яшиләр, ә 2000 елда язмыш ирке белән Ирина Николаевнаның туган ягына кайталар.
Ирина ханым кияүгә чыкканчы унбер ел Базарлы-Матак үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Ире янына күчкәч тә ул сәламәтләк саклау тармагында эшләвен дәвам итә. Ә балалары тугач күп вакытын аларга багышлый.
Петр Григорьевичны язмыш шактый каты сынаган: Германиядә хәрби хезмәттә булганда өйрәнүләр вакытында танкист егетнең башы яралана. Шактый озак госпитальдә дәваланганнан соң да 20 яшьлек солдат инвалид булып кала. Әмма ул күңелен төшерми. Гаилә корып, җәмәгате Ирина белән менә дигән өч бала табып үстерәләр. Олы уллары Александр хәзер Казанда яши, эколог булып эшли. Икенче уллары Игорь – Төмәндә геофизик. Кызлары Анна биолог профессиясен сайлаган, ул Тольяттида гомер итә.
Иске Матакка кайткач, Бравковлар яңа иркен йорт салып керәләр. Аларның җир биләмәләре дә бик зур, аны тутырып төрледән-төрле яшелчәләр утырталар, җиләк-җимеш үстерәләр. Елның елында мул уңыш алып, үзләреннән артканын саталар да. Бу уңганнар бакча нигъмәтләрен һәр елны Казан ярминкәләренә дә алып баралар. Быел гына коронавирус зәхмәте аркасында бу планнары барып чыкмаган.
Бравковларның бакчасында бәрәңге дә, кишер дә, суган-сарымсак та, кәбестә, кыяр, помидор, баллы борыч та күкрәп уңа. Ә өй каршында хуҗабикә чәчәкләр, җиләк үстерә. Быел да мул уңыш сөендергән үзләрен. 120 чиләк бәрәңге җыеп алганнар. Үзләренә һәм балаларына җитәрлек калдыргач та 200 килограмм суган, 100 килограмм сарымсак сатканнар. Без килгәндә дә ир белән хатын бакчада эшлиләр – кишер алалар иде. Коры исәп белән генә дә бу файдалы һәм тәмле яшелчәне бер тонна тирәсе җыеп алырга исәп тоталар. Гаилә башлыгы әйтүенчә, бер кишернең авырлыгы кило ярымга җитә икән.
Пенсионерларга бу кадәр яшелчә нигә соң? Йорт куяннарына ашатырга икән. Алар бу йомшаккайларны 400 баштан артык асрыйлар. Петр Григорьевич әлеге шөгыль белән 50 елдан артык мавыга икән инде. Үз вакытында хуҗалыкта нутрияләр, декоратив күгәрченнәр дә булган.
–Без эшсез тик утыра алмыйбыз,–ди Ирина Бравкова. –Җәен дә, кышын да иртүк торып йортка чыгабыз, куяннарны, кош-кортны ашатабыз. Моңа көненә 5-6 сәгать тирәсе вакыт китә. Куяннардан чыккан тиресне ашлама итеп файдаланабыз. Җәен бакчада эш күп була, озынколакларыбызга азык та әзерлибез.
Петр Григорьевич йорт куяннары асрау серләре белән дә уртаклашты. Бу хайваннар кишерне, шикәр чөгендерен бик яраталар икән. Ә менә кәбестәне бирмәвең хәерле, ул куяннарның ашказаны өчен бик кулай түгел, ди хуҗа. Куяннар тагын усак, тупыл һәм алмагач яфракларын кимерергә яраталар. Йорт башлыгы әйтүенчә, куян балаларына күселәр зыян салмасын өчен хуҗалыкта мәчеләр асрау бик мөһим, бу гаиләдә алар бишәү.
Петр һәм Ирина Бравковлар актив тормыш рәвеше алып баралар. Алар спортны ярата. Пенсионерлар һәм инвалидлар арасында төрле зона һәм республика ярышларында җыелма команда составында район данын яклыйлар. Гаилә башлыгы өстәл теннисы, шашка, шахмат, йөгерү, турникта тартылу бәйгеләрендә призлы урыннар яулый. Бравковлар чаңгыда шуарга, йөгерергә дә бик яраталар.
Җиденче дистәне вакласалар да, ир белән хатынның көче, энергиясе ташып тора. Оптимист рухлы, картаймас күңелле бу кешеләр бер-береннән, яраткан шөгыльләреннән дәрт, көч алалар. Гаиләдәге үзара аңлашу, бер-береңне хөрмәтләү, ярдәм итү, уртак мәнфәгатьләр авырлыкларны җиңәргә булыша, гел эштә, хәрәкәттә булу саулыкны арттыра, ди Ирина Николаевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев