Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Матак мәктәбендә – яңа автобус

Кышкы каникулдан соң Югары Матак, Татар һәм Чуаш Шәпкәсе авыллары балалары Иске Матак урта мәктәбенә укырга яңа автобуста йөри башлаячак.

Яңа ел алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың 25 мәктәбенә яңа автобуслар тапшырды. Районыбыз башлыгы Александр Никошин да Президент кулыннан яңа автобус ачкычын кабул итеп алды.

16 пассажирга исәпләнгән әлеге “Газель” автобусы Иске Матак мәктәбенә бирелде. Бу мәктәпкә ул бик кирәк иде. Бирегә тирә-күрше авыллардан балаларны йөртүче автобус 2008 елгы иде инде.

Иске Матак мәктәбенә башка авыллардан 50 бала йөреп укый. Алар да, тәҗрибәле шофер Борис Леонтьев та яңа автобусның уңайлыкларын тиз бәяләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев