Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Матак үзешчәннәре Кузнечихага барып концерт куйдылар

Якшәмбе көнне Иске Матак үзешчәннәре күрше Спас районының Кузнечиха авылында концерт куеп кайттылар.

Авыл мәдәният йорты директоры Сергей Калмыков җитәкләгән коллективны тамашачылар җылы каршы алдылар, үзешчәннәрнең һәр чыгышын алкышларга күмделәр. Аларга бигрәк тә “Ромашка” ансамбле башкарган җырлар, шулай ук башка сәхнә осталары тыңлаткан шигырьләр, күрсәткән биюләр бик ошады.

Кузнечиха һәм Иске Матак авыл клублары арасында дуслык элемтәләре елдан-ел ныгый. Март аенда күршеләр безгә килеп концерт куеп киткән иделәр. Әнә шулай үзешчәннәр тәҗрибә уртаклашып, сәхнә осталыкларын камилләштерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев